Англия җыелмасы регбичылары Казанда квалификация турнирында җиңү яулады һәм 2020 елгы Олимпия уеннарына узды

Англия җыелмасы регбичылары Казанда квалификация турнирында җиңү яулады һәм 2020 елгы Олимпия уеннарына узды

14 Июль 2019 - 19:24
Спорт

Казанда хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры тәмамланды. Ике көнлек сайлап алу турнирында 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарына юллама уйнатылды.

Якшәмбе көнне Үзәк стадионда квалификация ярышлары чирекфинал матчлары белән башланып китте. Анда турнирның төп фаворитлары – Англия, Россия, Франция һәм Испания командалары җиңү яулады. Әлеге җыелмалар ярымфиналда киеренке көрәш күрсәттеләр һәм азакка кадәр интрига саклый алдылар. Нәтиҗәдә, алдагы көндә турнирның группа этабы кысаларында очрашкан россиялеләр һәм инглизләр финалга узды. Узган уенда Андрей Кузин командасы 26:5 исәбе белән җиңүенә карамастан, бу юлы инглизләргә 0:19 исәбе белән оттырды. Өченче урын өчен көрәштә французлар испанлылардан көчлерәк булып чыкты –17:5. 

Чирекфиналлар
Франция – Румыния – 55:0
Россия – Италия – 44:0 
Испания – Польша – 17:14 
Англия – Ирландия – 17:7 

Ярымфиналлар
Франция – Англия – 12:14 
Россия – Испания – 12:5

5-8 нче урыннар өчен ярымфиналлар
Румыния – Ирландия – 0:48
Италия – Польша – 5:12 

9-12 нче урыннар өчен ярымфиналлар 
Швеция – Германия – 12:0
Чехия – Молдова – 0:12

11 нче урын өчен матч 
Германия – Чехия – 15:7

9 нче урын өчен матч
Швеция – Молдова – 27:7

7 нче урын өчен матч
Румыния – Италия – 14:29

5 нче урын өчен матч  
Ирландия – Польша – 33:5

3 нче урын өчен матч
Франция – Испания – 17:5 

Финал 
Англия – Россия – 19:0

Шулай итеп, Англия җыелмасы 2020 елгы Олимпия уеннарында катнашырга хокук алды. Россия һәм Франция җыелмалары дөньяның башка төбәк командалары белән 2020 елның җәендә юаныч турнирында ике Олимпия квотасы өчен көрәшәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар