Россия җыелмасы тренеры Кузин: “Казанда узучы Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирында көчсез командалар юк”

Россия җыелмасы тренеры Кузин: “Казанда узучы Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирында көчсез командалар юк”

13 Июль 2019 - 22:06
Спорт

13 июль көнне Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирының беренче көне узды. Аның нәтиҗәләре буенча, якшәмбе көнне 2020 елгы Олимпия уеннарына юллама уйнатачак ярымфиналистлар билгеле булды.

Россиянең хатын-кызлар җыелмасы шимбә көнне Швеция (29:0), Германия (55:0) һәм Англия (26:5) командаларын отып, квалификация турнирының группа этабында беренче урын алды. Регби-7 буенча Россия җыелмасының баш тренеры Андрей Кузин билгеләп үткәнчә, җиңүгә омтылыш аның кулы астындагыларга этапны үтәргә ярдәм иткән.

“Бүген яхшы көн килеп чыкты! Беренче уен авыр иде, икенчесе күпкә яхшырак, ә иң төп матч - Англия командасы белән булды. Инглизләрнең ул вакытта иң оптималь состав иде, хәтта үзләренең регби-15 буенча җыелмаларыннан берничә кеше чакырылган, - дип билгеләп узды Андрей Кузин. – Җиңүгә омтылыш ошады. Аның белән уйнаганда, безнең күп нәрсә килеп чыга. Хатын-кыз регбие шуңа нигезләнгән. Бездә квалификацияле тиз һәм көчле уенчылар бар, әгәр алар бу сыйфатларны гамәлгә ашыралар икән, проблемалар юк!”

“Көндәшләр өчен уңышсыз көн булды, әмма әзерләгәнебезне барыбер тулысынча гамәлгә ашыра алмадык, - диде Россия җыелмасы капитаны Алена Михальцова. – Өченче матчта газонга чын көрәшкә чыккан кебек чыктык, чөнки иртәгә ярымфиналда Ирландия белән очрашмас өчен безгә Англияне җиңәргә кирәк иде. Без аларга җиңү турында уйларга кечкенә шанс та калдырмадык. Баштан ук уенга ярсу темп бирдек һәм аны ахыргача саклый алдык”.

Сайлап алу турнирының ярымфиналында Россия Италия белән, Франция Румыния белән, Испания Польша белән, Англия Ирландия белән очрашачак. “Монда көчсез командалар юк, барысының да җиңәсе, беренче урын аласы килә, - дип ассызыклады Андрей Кузин. – Безнең азрак җиңелрәк группа килеп чыкты, әмма бу берни турында да сөйләми, чөнки бар команда да җиңү өчен көрәшәчәк”.

“Мин бүгенге көн белән канәгать, ләкин берничектә җиңел сулап куеп булмый. Иртәгә бик җитди матчлар булачак, һәм безгә бер этапта да хата ясарга ярамый”, - дип өстәде Михальцова. 

Җиңүче команда Япониядә узучы 2020 елгы Олимпия уеннарына туры эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаучылар көрәшне турнирның киләсе раундында дәвам итәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар