Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирының 1/4 финалы катнашучылары билгеле булды

Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирының 1/4 финалы катнашучылары билгеле булды

13 Июль 2019 - 19:47
Спорт

Россия регбичылары Казанда үтүче ярышларның плей-офф өлешенә чыгып, тарихта беренче тапкыр Олимпия уеннарына үз юлламаларын алуга бер адым ясадылар.

Шимбә көнне Казанда 12 ил җыелмалары катнашында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры старт алды. Җиңүче команда Япониядә узучы 2020 елгы Олимпия уеннарына туры эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаучылар көрәшне турнирның киләсе раундында дәвам итәчәк.

Россиянең регби-7 буенча хатын-кызлар җыелмасы Андрей Кузин җитәкчелеге астында киләсе составта чыгыш ясый: Анна Гаврилюк (РГУТИС-Подмосковье), Яна Данилова (РГУТИС-Подмосковье), Марина Кукина (РГУТИС-Подмосковье), Марина Мясникова (РГУТИС-Подмосковье), Дарья Норицина (РГУТИС-Подмосковье), Кристина Середина (РГУТИС-Подмосковье), Снежанна Кулькова (Енисей-СТМ), Алена Михальцова (Енисей-СТМ), Анна Баранчук (Кубань), Дарья Лушина (Кубань), Байзат Хәмидова (Красный Яр), Дарья Шестакова (Клубсыз).

Сайлап алу турнирының беренче уен көне нәтиҗәләре буенча, Россия җыелмасы Швеция, Германия һәм Англия командаларын отып, өч җиңү яулады.


Регби-7. Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры
Хатын-кызлар

Франция – Молдова – 54:0
Польша – Италия – 29:10
Испания – Чехия – 35:7
Ирландия – Румыния – 48:0
Англия – Германия – 59:0
Россия – Швеция - 29:0

Франция – Италия – 40:0
Польша – Молдавия – 33:5
Испания – Румыния – 35:0
Ирландия – Чехия – 50:0
Англия – Швеция – 50:0
Россия – Германия - 55:0

Франция – Польша – 31:5
Италия – Молдавия – 38:0
Испания – Ирландия – 19:5
Румыния – Чехия – 34:5
Германия – Швеция – 5:29
Россия – Англия - 26:5

14 июль көнне шулай Үзәк стадионда узучы ярымфинал матчларында Россия Италия белән, Франция Румыния белән, Испания Польша белән, Англия Ирландия белән очрашачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар