Казанда регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры старт алды

Казанда регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры старт алды

13 Июль 2019 - 15:13
Спорт

Шимбә көнне Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры ачылу тантанасы булды. Ике көнлек турнир барышында 2020 елда Токиода узучы Олимпия уеннарына юллама уйнатылачак.

Ачылу тантанасында Россиянең регби федерациясе югары советы рәисе һәм монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин, Татарстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

“Чын күңелдән Татарстан Республикасы Президентын һәм хөкүмәтне бу кунакчыл җирдә узучы тагын бер гүзәл чара оештырулары өчен рәхмәт белдерәсе килә, - дип белдерде Игорь Артемьев. – Безнең команда хатын-кызлар регби-7 элитасына керә, һәм юллама нәкъ менә безнең илгә эләгер дип өметләнәбез. Әмма бездә көчле көндәшләр – Франция, Ирландия, Испания командалары. Әлеге җыелмалар хәзерге вакытта бер дәрәҗәдә. Казан җанатарлары ярдәме хәлиткеч роль уйнар дип өметләнәбез. Россиянең регби буенча җыелмасының Олимпиадага эләгүе тарихи вакыйга булачак, һәм бу Татарстан башкаласында бүген-иртәгә тормышка ашарга мөмкин”.

“Әлеге ярышлар алга сөрүче әһәмиятле спорт эффектыннан кала, бу безнең өчен регби кебек кызыклы, мавыктыргыч, тиз һәм ихтыярлы спорт төрен популярлаштыру да”, - дип билгеләп узды үз чиратында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, һәм ярышларда катнашучыларга мавыктыргыч уеннар һәм гадел көрәш теләде. Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, Татарстанда регби 1967 елдан бирле үсеш ала, ә хәзерге вакытта төбәктә спортның бу төре белән меңнән артык кеше шөгыльләнә.

Хатын-кыз командалары арасында Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирында 12 ил командасы катнаша: Франция, Россия, Молдова, Ирландия, Испания, Польша, Италия, Румыния, Чехия, Англия, Германия һәм Швеция.

Җиңүче команда Япониядә узучы 2020 елгы Олимпия уеннарына туры эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаучылар көрәшне турнирның киләсе раундында – “Репешаж”да дәвам итәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар