Токиога юллама: Казанда регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры старт ала

Токиога юллама: Казанда регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры старт ала

12 Июль 2019 - 15:30
Спорт
13-14 июльдә Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры узачак. Ярышта 12 ил катнаша. Җиңүче команда туры 2020 елда Япониядә узачак Олимпия уеннарына эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаган командалар көрәшне турнирның киләсе “Репешаже” раундында дәвам итәчәк.

Турнирның төп состав уенчылары 29-30 июньдә Франциядә узган Европа чемпионатының беренче этабында билгеле булды. Биредә Россия җыелмасы, финал матчта француз спортчыларына җиңелеп, икенче урын яулаган иде. Башка Европа дивизионнарында җиңгәннән соң,сайлап алу турнирына тагын биш команда өстәлде. Россиягә Франция, Ирландия, Испания, Англия, Польша, Италия, Германия, Молдова, Чехия, Румыния, Швеция җыелмалары килде.

“Казан чираттагы тапкыр зур халыкара ярышларны кабул итә, бу безнең өчен зур бәйрәм. Барыгызны да әлеге чарага килергә һәм турнирда катнашучылар өчен җан атарга чакырам”, –дип сөйләде матч алды пресс-конференциясендә Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов.

Ул шулай ук хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры белән беррәттән ир-атлар арасында федераль регби лигасының ярымфинал һәм финал матчлары узачагын да искәртеп үтте.

“Казанга кайтуыбызга шатбыз. Регби-7 буенча ярышлар бу шәһәрдә инде бишенче тапкыр уза. Без монда барлык командалар өчен дә уңайлы шартлар тудырылганга инандык. Бу ел һәр команда өчен үзенчәлекле, чөнки бу ялларда әлеге турнирда бары бер команда гына 2020 елда Япониядә узачак Олимпия уеннарына юллама алачак. Шуңа күрә командалар бар көченә нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтергә тырышачак, ә тамашачылар кырда кызу ярыш күзәтәчәк”, – ди Европа Регби Федерациясенең маркетинг һәм коммуникацияләр директоры Себастьян Фай.

“Безне ике көнлек ярыш көтә, монда без 12 команда артыннан күзәтәчәкбез. Шимбә көнне, 13 июльдә сәгать 11:00 тоташ матчлар программасы башлана. А төркеменә Франция, Польша, Италия һәм Молдова керә. В төркемендә Россия, Англия, Швеция һәм Германия, С төркемендә Испания, Ирландия, Чехия һәм Румыния көч сынаша. Якшәмбе, 14 июльдә, ярышлар сәгать 10:00 башлана. Без плей-офф сериясе матчларын күзәтеп торачакбыз. Тагын бер кат искәртәсем килә: бары бер генә команда Олимпиада-2020 юлламасына ия булачак. Шулай ук ярышлар “Репешаж” раундында дәвам итәчәк”, – дип сөйләде хатын-кызлар арасында Регби-7 буенча Европа Олимпия квалификация турниры директоры Вячеслав Холевак.

“Казан соңгы 7 ел дәвамында Россиядә регби башкаласы булып тора. Казансыз без инде Бөтенроссия ярышларын да, Халыкара ярышларны да күз алдына китерә алмыйбыз. Регби яңа тарих Олимпия уеннарында икенче тапкыр тәкъдим ителәчәк һәм без бу мизгелне түземсезлек белән көтәбез”, – дип билгеләп узды Россия регби федерациясенең спорт директоры Сергей Марков.

“Спортчыларга җан атарга теләүчеләрнең барысын да стадионга чакырасыбыз килә, чөнки бу безнең өчен агымдагы елның иң мөһим уены. Монда без берничек тә җиңелергә тиеш түгел. Һәм безгә җанатарлар көч биреп торачак. Команда яхшы физик формада, без мораль яктан да әзер. Һәр матчка соңгысына чыккан кебек чыгачакбыз, чөнки монда барлык командалар да җиңәргә дип килде, ә җиңүче бер генә булачак. Токиога туры бер генә урын булу өстенә, Олимпиададан бөтенләй төшеп калмаска әле икенче һәм өченче урыннар өчен дә көрәшергә кирәк булачак”, – дип сөйләде регби-7 буенча Россия хатын-кызлар милли җыелмасы капитаны Алёна Михальцова.

Җанатарларны мавыктыргыч спорт ярышы гына түгел, ә күп кенә башка активлыклар көтә: балалар өчен каршылыклар полосасы белән батут комплексы, гигант шахматлар, уен зонасы (регбины Play Station белән уйнау), теләге булган һәркем туп кертә алырлык регби капкалары, шулай ук призлар һәм бүләкләр.  13 июль көнне, сәг. 12.45 ярышлар алдыннан Үзәк стадионда халыкара конкурслар лауреаты Марина Карпова, 14 июль көнне сәг.13.00 “Казан” бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Керү бушлай 

Турнир хакында

Казан беренче тапкыр Олимпия уеннарына сайлап алу турнирын кабул итә, моңа кадәр биредә 2015 алып хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. 2017-2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелмасы Татарстан башкаласында Европа чемпионатының җиңүчесе булган иде.

 
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар