Россия җыелмасы йөзү буенча Европа беренчелеге медальләр зачетында беренче урынны яулады

Россия җыелмасы йөзү буенча Европа беренчелеге медальләр зачетында беренче урынны яулады

8 Июль 2019 - 17:45
Спорт

3-7 июль көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда узган беренчелектә Европаның 42 иленнән 523 спортчы – 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар катнашты.

Илле метрлы бассейнда уздырылган турнирның биш көнлек ярыш программасы үз эченә 34 индивидуаль дистанцияне (ирекле стиль, аркада йөзү, брасс, баттерфляй һәм комплекслы йөзү), шулай ук 8 эстафетаны алган иде.

Биш ярыш көне нәтиҗәләре буенча гомумкоманда медальләр зачетында беренче урынны Россия җыелмасы алды, аның хисабында 15 алтын, 12 көмеш һәм 10 бронза. Икенче урында 17 медаль белән Германия – 7 алтын, 5 көмеш һәм 5 бронза. 16 медаль иясе Италия өченче урынны яулады – 7 алтын, 5 көмеш, 4 бронза. 10 бүләк белән Бөекбритания җыелмасы дүртенче урынга урнашты – 2 алтын, дүртешәр көмеш һәм бронза медаль. Бишенче урынны берьюлы өч ил җыелмасы - Швейцария, Греция һәм Беларусь бүлеште, аларның һәрберсе 3 медаль – икешәр алтын һәм бер бронза яулады.

Шулай ук беренче иң яхшы егермелеккә түбәндәге илләр керде: Венгрия -1 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза, Швеция – 1 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль; Украина һәм Чехия – 1 алтын һәм 2 бронза, Нидерланд 3 көмеш һәм 1 бронза; Франция һәм Төркия – 2 көмеш һәм 3 бронза медаль, Литва һәм Болгария – берәр көмеш, Португалия һәм Финляндия – берәр бронза медаль. 

Турнир хакында 

Йөзү буенча Европа беренчелеге 1967 елдан бирле Европа йөзү лигасы (LEN) ярдәмендә уздырыла. Баштарак ярышлар ике елга бер тапкыр үткәрелсә, 1982 елдан башлап Европа беренчелеге ел саен уздырыла.

Турнирны Казанда уздыру турындагы карар оешманың 2015 елда Венада (Австрия) узган бюро утырышында кабул ителде. 2016 елда юниорлар арасында йөзү буенча Европа беренчелеге Ходмезёвашархейда (Венгрия) узды, 2017 елда Нетания шәһәре (Израиль) турнир катнашучылары һәм тамашачылары өчен үз ишекләрен ачты, 2018 елда ярышларны Хельсинки (Финляндия) кабул итте. 2020 елда беренчелек Абердин (Шотландия) шәһәрендә узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар