Казанда йөзү буенча Европа беренчелеге старт алды

Казанда йөзү буенча Европа беренчелеге старт алды

3 Июль 2019 - 18:38
Спорт Басма өчен версия

3-7 июль көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда тәүге тапкыр йөзү буенча Европа беренчелеге узачак. Ярышларда Европаның 42 иленнән 523 спортчы – 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар килер дип көтелә.

Алар барысы да 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында катнашучы үз милли командаларының потенциаль әгъзалары булып тора. 

Илле метрлы бассейнда уздырыла торган турнирның биш көнлек ярыш программасы үз эченә 34 индивидуаль дистанция (ирекле стиль, аркада йөзү, брасс, баттерфляй һәм комплекслы йөзү), һәм шулай ук 8 эстафета ала.

"Бу көннәрдә генә тәмамланган суга сикерү буенча Европа беренчелеге ярышлары алдыннан әйткәнемчә, мин барысы да әйбәт узар, дип ышанган идем, һәм хәзер мин моны тагын бер кат зур ышаныч белән раслый алам. Юниорлар безнең өчен бик мөһим. Алар – спортыбызның киләчәге. Булачак спорт йолдызлары өчен яхшы шартлар булдыру бик әһәмиятле. Суга сикерү буенча Европа беренчелеге кебек үк, йөзү буенча беренчелек тә югары дәрәҗәдә узар дип ышанам, чөнки ярышларны профессиональ команда оештыра”, – дип билгеләп узды Европа йөзү лигасы (LEN) башкарма директоры Марко Бири. 

“Су спорты төрләре сараенда оештырылган ярышлар һәрвакыт безнең барлык таләпләргә дә җавап бирә. Моны кунаклар да, биредә чыгыш ясарга күнеккән спортчылар да сизгәндер дип уйлыйм. Финалга үткән барлык илләр дә бик көчле. Бер төркем спортчылар көндәшләренә көчле конкуренция тудырачак. Бу, гадәттәгечә, Германия, Италия җыелмалары егетләре һәм кызлары, моннан тыш, хәзер Польша һәм Венгрия җыелмаларында да көчле спортчылар барлыкка килде. Унлаган Европа иллләре бик җитди нәтиҗәләр күрсәтә. Әмма барлык илләрнең дә максаты бер - яхшы күрсәткечләр, һәм без бик киеренке ярыш көтәбез”, – дип сөйләде журналистларга Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников. 

Йөзү буенча Европа беренчелеге ачылу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сәламләү сүзе белән белән чыгыш ясады. 

“Бу ярышларны үткәрү - безнең өчен зур дәрәҗә. Казанны илебезнең су спорты төрләре башкаласы дияргә була, чөнки без төрле федерацияләрдәге дусларыбыз белән бергә, шул исәптән LEN белән, күп кенә җитди халыкара ярышлар уздырабыз. Без бу көннәрдә Татарстан башкаласында бар Европадан килгән яшь спортчылар җыелуы белән горурланабыз. Без бу спортчылар зур киләчәк көтүен аңлыйбыз. Һәм, әлбәттә, барысы өчен дә җан атачакбыз”, – ди министр. 

Турнир хакында 

Йөзү буенча Европа беренчелеге 1967 елдан бирле Европа йөзү лигасы (LEN) ярдәмендә уздырыла. Баштарак ярышлар ике елга бер тапкыр үткәрелсә, 1982 елдан башлап Европа беренчелеге ел саен уздырыла. 

Турнирны Казанда уздыру турындагы карар оешманың 2015 елда Венада (Австрия) узган бюро утырышында кабул ителде. 2016 елда юниорлар арасында йөзү буенча Европа беренчелеге Ходмезёвашархейда (Венгрия) узды, 2017 елда Нетания шәһәре (Израиль) турнир катнашучылары һәм тамашачылары өчен үз ишекләрен ачты, 2018 елда ярышларны Хельсинки (Финляндия) кабул итте. 2020 елда беренчелек Абердин (Шотландия) шәһәрендә узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар