Казанда Токиода узачак Олимпия уеннарына РЕГБИ-7 буенча юлламалар уйнатылачак

Казанда Токиода узачак Олимпия уеннарына РЕГБИ-7 буенча юлламалар уйнатылачак

2 Июль 2019 - 16:14
Спорт Басма өчен версия

13-14 июльдә Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры уза. Ярышларда 12 ил катнашачак. Ярышлар җиңүчесе туры 2020 елда Япониядә узучы Олимпия уеннарына эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаган командалар көрәшне турнирның киләсе раундында - “Репешаже”да дәвам итәчәк.

Турнирда катнашучыларның төп составы 29-30 июньдә Франциядә үткән Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнде, анда Россия җыелмасы финал матчында француз спортчыларына оттырып, икенче урын яулады. Башка Европа дивизионнарында җиңеп, сайлап алу турнирына тагы биш команда өстәлде. Нәтиҗәдә Россиягә Франция, Ирландия, Испания, Англия, Польша, Италия, Германия, Молдова, Чехия, Румыния, Швеция җыелмалары киләчәк.

Җанатарларны мавыктыргыч спорт ярышы гына түгел, ә күп кенә башка активлыклар көтә: балалар өчен каршылыклар полосасы белән батут комплексы, гигант шахматлар, уен зонасы (регбины Play Station белән уйнау), теләге булган һәркем туп кертә алырлык регби капкалары, шулай ук призлар һәм бүләкләр. Тамашачылар өчен керү ирекле.

Турнир хакында

Казан беренче тапкыр Олимпия уеннарына сайлап алу турнирын кабул итә, моңа кадәр биредә хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. 2017-2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелмасы Татарстан башкаласында Европа чемпионатының җиңүчесе булган иде. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

 

Яңалыклар