Казанда суга сикерү буенча Европа беренчелеге тәмамланды

Казанда суга сикерү буенча Европа беренчелеге тәмамланды

1 Июль 2019 - 15:18
Спорт Басма өчен версия

30 июньдә Казанда юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеге ярышлары тәмамланды. Европаның 22 иленнән килгән 150 артык спортчы өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан индивидуаль һәм синхрон сикерүләрдә һәм командалар белән ярышта көч сынашты.

Суга сикерү ярышлары 24-30 июньдә Су спорты төрләре сараенда узды. Турнир һәр ел яшь буенча 2 төркемдә: “А” категориясе – 16-18 яшь, “В” категориясе – 14-15 яшьлекләр арасында үткәрелә. Казан беренче тапкыр мондый ярышта катнашты. Казан мондый ярышларны беренче тапкыр кабул итте.

Гомум команда медаль зачетында беренче урынны Россия җыелмасы командасы алды. Россия спортчылары тартмасында 11 алтын һәм 9 көмеш медаль җыелды. Бөекбритания җыелмасы 2 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза белән икенче урынны яулады. Беренче өчлекне Германия җыелмасы япты – 2 алтын һәм 4 бронза медаль. Иң яхшылар сигезлегенә 1 алтын һәм 1 көмеш медаль белән Украина, 1 алтын һәм 3 бронза белән Испания, 2 көмеш һәм 3 бронза белән Италия, 1 көмеш медаль белән Беларусь республикасы, берәр бронза медаль белән Швеция һәм Франция керде.

Турнир хакында

2015 елның 9 октябрендә Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казанда 2019 елда юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеген уздыру турындагы тәкъдим бертавыштан кабул итеде. Аңа кадәр беренчелекләр 2017 елда Бергенда (Норвегия) һәм 2018 елда Хельсинкида (Финляндия) узган иде.

Казанда турнирны оештыручылар буларак Россиянең суга сикерү федерациясе, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

 

Яңалыклар