Казан 2020 елда I БДБ илләре уеннарын кабул итәчәк

Казан 2020 елда I БДБ илләре уеннарын кабул итәчәк

27 Июнь 2019 - 11:14
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Ярышлар 2020 елның августында узачак.

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелеге астында узган хөкүмәт комиссиясе утырышында тарихта беренче тапкыр Россиядә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре Уеннары уздырылачагы рәсми рәвештә расланды. Ярышлар 2020 елның 20-27 августында Казанда узачак.

“БДБ илләре тарихында беренче тапкыр аларның барысын берләштерәчәк шундый ярышлар узачак. Үткәрү инициативасы белән РФ Спорт министрлыгы чыкты, ил Президенты Владимир Путинннан тиешле күрсәтмә бар иде; шуннан соң РТ Спорт министрлыгы федераль спорт ведомстволары белән берлектә бүген хөкүмәт комиссиясендә расланган проект әзерләде.

Ярышлар Олимпия Уеннары үтүче елда узачак, өстәвенә Татарстан шул ук вакытта мөһим дата – ТАССРның 100 еллгын билгеләп үтәчәк. Казанда БДБ илләренең иң көчле спортчыларын җыя алырбыз дип ышанам. Сайлау, туры әйткәндә, көн кебек ачык иде – Казан Россиянең спорт башкаласы, безнең шәһәрдә ярышларны гамәлдәге инфраструктура базасында үткәреп була. Бу спорт объектлары да, Универсиада авылы да. Шулай ук “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәген кулланырга планлаштырабыз. Хәзер без акрынлап кына вакыйгага әзерләнә башлыйбыз. Казанда үткәрелгәннән соң ул традициягә әйләнәчәк һәм БДБ илләрендә һәр 2 ел саен үткәреләчәк”, - дип белдерде ТР спорт министры Владимир Леонов Казанны Уеннар уткәрү урыны итеп раслау хакында.

БДБ илләре Уеннарында хуҗа ил – Россиядән кала Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнашачак. Моннан тыш, Оештыру комитеты башка илләрне дә чакырырга мөмкин.

Казанга 2 меңнән артык спортчы һәм 600 рәсми зат килер дип көтелә.

Ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында 19 спорт төре буенча узачак. Турнирның спорт өлешен Су спорты төрләре сарае, “Ак Барс” көрәш сарае, Пляж спорты төрләре үзәге, “Мирас” укыту-спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге, Спорт сарае һәм Үзәк стадион кабул итәчәк.

Спортчылар дзюдо, самбо, пляж волейболы, пляж гандболы, мини-футбол, бокс, тай боксы, шахмат, бию спорты, фехтование, каратэ, гер спорты, армрестлинг, мас-реслинг, спорт көрәше, билбау көрәше, җиңел атлетика һәм баскетбол (3х3) кебек спорт төрләрендә ярышачак.

Турнир үткәрү кысаларында шулай ук “БДБ Форумы – спорт территориясе” эшлекле программасы һәм зур мәдәни-күңел ачу программасы көтелә.

ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Яңалыклар