Казанда суга сикерү буенча Европа беренчелеге старт алды

Казанда суга сикерү буенча Европа беренчелеге старт алды

24 Июнь 2019 - 18:16
Спорт Басма өчен версия

Бүген, 24 июньдә, Казанның Су спорты төрләре сараенда юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеге ачылу тантанасы узды. Турнирда Европаның 25 иленнән 170 спортчы катнаша.

Суга сикерү буенча ярышлар 24-30 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда узачак. Турнир ел саен 2 яшь төркемендә уза: “А” төркеме – 16-18 яшь, “В” төркеме – 14-15 яшь. Ярышлар программасына өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан шәхси һәм синхрон сикерүләр, шулай ук команда ярышлары керә.

Европаның йөзү лигасы (LEN) башкарма директоры Марко Бири сүзләренә караганда, Казан мондый ярышларга әзер, чөнки нәкъ менә монда спортчылар үзләренең барлык сәләтләрен күрсәтә ала.

“Юниорлар арасында Европа беренчелеге – бик мөһим вакыйга, чөнки юниорларыбыз – безнең киләчәгебез, - дип сөйләде Марко Бири журналистларга. – Без биредә алтын медалистларны, Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатларының булачак чемпионнарын үстерә алабыз.  Без ярышларны Казанда үткәрергә карар кылдык, чөнки биредә спортчылар үзләренең барлык сәләтләрен күрсәтсен һәм яхшы чыгыш ясасын өчен уңайлы шартлар тудырылган. Барысы да югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз”.

Суга сикерү буенча Европа беренчелеген үткәрү турында карар 2015 елда кабул ителде, дип сөйләде Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов. “Атна буе без Европаның иң яхшы спортчылары, ягъни спорт резервы артыннан күзәтәчәкбез. Әлеге егетләр һәм кызларны зур киләчәк көтә. Суга сикерү Европада даими үсештә, һәм хәзерге спортчылар үзләренең Азия илләреннән килгән көндәшләренә зур конкуренция тудыралар. Барыгызны да Су спорты төрләре сараена чакырып калабыз, суга сикерүләр белән хозурланачакбыз”, - дип сөйләде министр.

Үз чиратында Россиянең суга сикерү федерациясе җитәкчесе Алексей Власенко да Казандагы ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылганын искәртеп узды, һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

Юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеге ачылу тантанасы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бар иде. Ул РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән спортчыларга бу ярышларда онытылмаслык җиңүләр теләп калды.

Турнир хакында

2015 елның 9 октябрендә Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казанда 2019 елда юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеген уздыру турындагы тәкъдим бертавыштан кабул итеде. Аңа кадәр беренчелекләр 2017 елда Бергенда (Норвегия) һәм 2018 елда Хельсинкида (Финляндия) узган иде.

Казанда турнирны оештыручылар буларак Россиянең суга сикерү федерациясе, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар