Казан йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итәчәк

Казан йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итәчәк

18 Июнь 2019 - 11:25
Спорт Басма өчен версия

3-7 июль көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда тәүге тапкыр йөзү буенча Европа беренчелеге узачак.

Ярышларда Европаның 50 иленнән 650 артык спортчы - 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар килер дип көтелә. Алар барысы да 2020 елда Токиода узачак Олимпиадага баручы үз милли командаларының потенциаль әгъзалары булып тора.

Илле метрлы бассейнда уздырылучы турнирның биш көнлек ярыш программасы үз эченә 34 индивидуаль дистанция (ирекле стиль, аркада йөзү, брасс, баттерфляй һәм комплекслы йөзү), шулай ук 8 эстафетаны ала.

Ярышларга билетларны билет операторы сайтында онлайн режимда алырга мөмкин. Билет бәясе 80 сум. Олылар озатуында 6 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай.

Турнир турында

Йөзү буенча Европа беренчелеге 1967 елдан бирле Европа йөзү лигасы (LEN) ярдәмендә уздырыла. Баштарак ярышлар ике елга бер тапкыр гына үткәрелсә, 1982 елдан башлап Европа беренчелеге ел саен уздырыла.

Турнирны Казанда уздыру турындагы карар оешманың 2015 елда Венада (Австрия) узган бюро утырышында кабул ителде. 2016 елда юниорлар арасында йөзү буенча Европа беренчелеге Ходмезёвашархейда (Венгрия) узды, 2017 елда Нетания шәһәре (Израиль) турнир катнашучылары һәм тамашачылары өчен үз ишекләрен ачты. 2018 елда ярышларны Хельсинки (Финляндия) кабул итте. 2020 елда беренчелек Абердин (Шотландия) шәһәрендә узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар