Казанда тәүге тапкыр суга сикерү буенча Европа беренчелеге узачак

Казанда тәүге тапкыр суга сикерү буенча Европа беренчелеге узачак

17 Июнь 2019 - 14:59
Спорт Басма өчен версия

24-30 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда беренче тапкыр суга сикерү буенча Европа беренчелеге узачак. Анда Европаның 25 иленнән 170 спортчы килер дип көтелә.

Турнир ел саен 2 яшь төркемендә уза: “А” төркеме – 16-18 яшь, “В” төркеме – 14-15 яшь. Ярышлар программасына өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан шәхси һәм синхрон сикерүләр, шулай ук команда ярышлары керә.

Ярышларга билетларны билет операторының сайтында онлайн режимда алырга була. Билет бәясе – 80 сум. Олылар озатуында 6 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай.

Турнир хакында

2015 елның 9 октябрендә Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казанда 2019 елда юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеген уздыру турындагы тәкъдим бертавыштан кабул итеде. Аңа кадәр беренчелекләр 2017 елда Бергенда (Норвегия) һәм 2018 елда Хельсинкида (Финляндия) узган иде.

Казанда турнирны оештыручылар буларак Россиянең суга сикерү федерациясе, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар