Ёсихидэ Муроя Red Bull Air Race Казан этабының җиңүчесе булды

Ёсихидэ Муроя Red Bull Air Race Казан этабының җиңүчесе булды

16 Июнь 2019 - 21:56
Спорт Басма өчен версия

Япония очучысы Ёсихидэ Муроя Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионатының икенче этабында Masters классында җиңү яулады. Ул алдагы көндәшен – австралияле Мэтт Холлны нибары 0,185 секундка алга узды.

Дүртлек финалына Ёсихидэ Муроя, Мэтт Холл, чех Мартин Шонка һәм француз Франсуа Ле Во чыкты.

Япония пилотының вакыты - 1:03,496, бу аның рәттән икенче җиңүе. Беренче җиңүгә ул Абу-Дабида иреште. Хәзер аның хисабында 53 очко, һәм ул ышанычлы рәвештә гомуми рейтингны җитәкли. Аның сүзләренә караганда, узышлар аның өчен авыр булган, әмма ул дулкынлануын җиңеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтә алган.

Австралия пилоты Мэтт Холл, Ёсихидэдан нибары 0,185 секундка калышып, икенче булды. Бу аның сезондагы беренче медале, әмма ул үз көчләренә нык ышана, һәм чемпионат азагына кадәр Мурояны куып тотарга тырышачагын белдерде. “Нибары ике узыш калды, аларның икесендә дә җиңәргә һәм бер квалификациядә булса да иң югары балл алырга кирәк”, - дип сөйләде Холл матбугат конференциясендә. Хәзерге вакытта австралияледә 36 очко, һәм ул гомуми рейтингта өченче.

Өченче урынны гамәлдәге дөнья чемпионы чех Мартин Шонка яулады. Ул лидердан 0,742 секундка артка калды. Пилот сөйләвенә караганда, пьедесталга эләгүенә карамастан, ул үзенең нәтиҗәсе белән канәгать түгел. “Очкычның дөрес булмаган торышы актыккы капкаларны узган вакытта хәлиткеч омтылышта минем үкенечле хатам булды”, - ди Шонка. Пилот 44 очко белән гомуми рейтингта икенче урында.

Дүртенче урынны француз Франсуа Ле Во яулады. Пилот тәвәккәлләргә булды, әмма 4 штраф секунды алды, һәм нәтиҗәдә Мурояга биш секундтан артык оттырды. Ле Во хисабында 21 очко, һәм ул гомуми рейтингта өченче.

Red Bull Air Race дөнья чемпионатының киләсе этабы 13-14 июльдә, Венгриянең Балатон күлендә узачак.

Challenger классында ике тапкыр Challenger Cup чемпионы Флориан Бергер (Германия) иң яхшысы булды. Ул трассаны 1:08,360 минут эчендә узды. Көмешне лидерга нибары 0,065 секундка оттырган Патрик Дэвидсон (КАР) алды. Өченче урынга, җиңүчедән 0,4 секундка калышып, беренче көн җиңүчесе Кенни Чанг (Гонконг) урнашты. 

Red Bull Air Race 2019

8–9 февраль: Абу-Даби, БГӘ

15–16 июнь: Казан, Россия

13–14 июль: Балатон күле, Венгрия

7–8 сентябрь: Тиба, Япония

Исегезгә төшерәбез, дөнья чемпионатының Россия этабы беренче тапкыр Татарстан башкаласында 2017 елда узды. Әлеге вакыйга шәһәр яшәүчеләре һәм кунаклары арасында зур уңыш казанды: ике ел эчендә дөньяның әйдәп баручы пилотлары башкаруында мавыктыргыч виражларны карарга ике йөз меңнән артык тамашачы җыелды.

Red Bull Air Race чемпионаты хакында

Red Bull Air Race дөнья чемпионаты – катнашучылары тизлектә, трассаларны үтү төгәллегендә һәм очкычлар идарә итү осталыгында ярыша торган авиаузышу сериясе. Пилотлар планетаның иң гүзәл почмакларында зур тизлекле, югары маневрлы очкычларда җир һәм су өстеннән очалар.

Дөньяның бары 14 пилотына гына бу ярышларда катнашырга рөхсәт ителә, чөнки җир өслегеннән бары берничә метр биеклектә очып, очкычларны 370 км/с кадәр куар өчен техника белән виртуоз идарә итә белергә кирәк. Чемпионатның барлык катнашучылары да шәп физик формада булырга тиеш: кабартылган пилоннар белән билгеләнгән катлаулы трассаны үткәндә алар 12 g кадәр йөкләнеш кичерәләр.

Авиаузышлар тарихы 2003 елда башлана. Шул вакыттан чемпионат Аэронавтиканың халыкара федерациясе тарафыннан танылды, дөнья буенча туксаннан артык узыш узды. Red Bull Air Race – булган барлык авиазузышларның иң алдынгысы, һәм дөньяның иң яхшы пилотлары бу ярышларда катнашуны карьера үсешендә абруйлы адым итеп бәялиләр.

2014 елда ярышлар программасына “Претендентлар кубогы” Challenger Cup өстәлде, аның төп максаты – Master классында катнашу өчен яңа буын пилотларына әзерлек шартлары тудыру.

Чемпионат турында тулы мәгълүматны һәм Red Bull Air Race яңалыкларының барысын да рәсми сайтта карарга мөмкин.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

 

 

Яңалыклар