Казанда узучы Red Bull Air Race квалификациясендә Франция очучысы беренче булды

Казанда узучы Red Bull Air Race квалификациясендә Франция очучысы беренче булды

15 Июнь 2019 - 21:58
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Казанда инде өченче тапкыр Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионаты этабы уза. Бүген Masters классы квалификациясендә Франция пилоты Мика Бражо беренче булды.

Француз Мика Бражо 1 минут һәм 1,431 секунд нәтиҗәсе белән шимбә үткән квалификация очышларында җиңүгә иреште. Икенче урынны гамәлдәге дөнья чемпионы, үткән ел Казан этабында җиңгән Мартин Шонка яулады – аның вакыты - 1:01,583 секунд. Өченче урынга 1:01,836 секунд нәтиҗәсе белән тагы бер Франция вәкиле Франсуа Ле Во урнашты.

Дүртенче урын Абу-Дабида быел узган беренче этап җиңүчесе японлы Ёсихидэ Мурояга булды, ул җиңүчегә нибары 0,513 секунд оттырды. Калганнар түбәндәге тәртиптә урнаштылар: Петр Копфштейн (Чехия) – 5 урын, Майкл Гулиан (АКШ) – 6 урын, Кристиан Болтон (Чили) – 7 урын, Пит Маклауд (Канада) – 8 урын, Мэтт Холл (Австралия) – 9 урын, Николя Иванофф (Франция) – 10 урын, Бен Мерфи (Бөекбритания) – 11 урын, Кирби Чемблисс (АКШ) – 12 урын, Хуан Веларде (Испания) – 13 урын. Соңгы 14 урынны Германия пилоты Маттиас Дольдерер яулады.

Masters классындагы ярышлар иртәгә, 16 июньдә дәвам итәчәк, узышлар сәг. 14.00 башлана.

Шулай ук шимбә көнне Challenger классында да ярышлар узды. Гонконгтан килгән Кенни Чанг, трассаны 1 минут һәм 7,365 секунд эчендә узып, беренче булды. Икенче урынны АКШ вәкиле Сэмми Мейсон алды – 1:07,98. Өченче урында – трассаны 1:07,552 вакыты белән узган һәм 1 секунд штраф алган шведлы Даниэль Рюфа.

АКШ вәкиле Кевин Коулмэн дүртенче урынны яулады - 1:08,63. 1:08,598 вакыты күрсәткән австрияле Патрик Штрассер, артык зур йөкләнеш һәм дөрес булмаган очыш дәрәҗәсе өчен 3 секунд алып, бишенче булды. Алтынчы урынны КАР вәкиле Патрик Дэвидсон алды - 1:09,491, ул дүрт секунд штрафка тартылды.

Challenger Кубогы кысаларындагы икенче ярыш иртәгә, 16 июньдә узачак, узышлар сәг. 14.00 башлана.

“Әйбәт нәтиҗә алыр өчен мин һәм минем команда бар көчне куйдык. Бу агымдагы этапта уңышка зур адым. Бүгенге уңышны иртәгә кабатлар өчен,  мин хәлдән килгәннең барысын да эшләячәкмен”, - дип уртаклашты квалификация җиңүчесе Мика Бражо.

“Быел пилоннар һәм трасса ярга якынрак, шулай ук трасса ахырында вертикаль борылыш өстәлгән, бу узышның динамикалылыгын сизелерлек арттыра. Бу нәтиҗәдә кайбер пилотларга балларын арттырырга, кайберәүләргә югалтырга ирек бирде.  Ярыш нәтиҗәләрен юрау тагы да авырлашты”, - дип сөйләде беренче көн матбугат конференциясендә Red Bull Air Race дөнья чемпионаты директоры Джим Ди Маттео.

Red Bull Air Race чемпионаты хакында

Red Bull Air Race дөнья чемпионаты – катнашучылары тизлектә, трассаларны үтү төгәллегендә һәм очкычлар идарә итү осталыгында ярыша торган авиаузышу сериясе. Пилотлар планетаның иң гүзәл почмакларында зур тизлекле, югары маневрлы очкычларда җир һәм су өстеннән очалар.

Дөньяның бары 14 пилотына гына бу ярышларда катнашырга рөхсәт ителә, чөнки җир өслегеннән бары берничә метр биеклектә очып, очкычларны 370 км/с кадәр куар өчен техника белән виртуоз идарә итә белергә кирәк. Чемпионатның барлык катнашучылары да шәп физик формада булырга тиеш: кабартылган пилоннар белән билгеләнгән катлаулы трассаны үткәндә алар 12 g кадәр йөкләнеш кичерәләр.

Авиаузышлар тарихы 2003 елда башлана. Шул вакыттан чемпионат Аэронавтиканың халыкара федерациясе тарафыннан танылды, дөнья буенча туксаннан артык узыш узды. Red Bull Air Race – булган барлык авиазузышларның иң алдынгысы, һәм дөньяның иң яхшы пилотлары бу ярышларда катнашуны карьера үсешендә абруйлы адым итеп бәялиләр.

2014 елда ярышлар программасына “Претендентлар кубогы” Challenger Cup өстәлде, аның төп максаты – Master классында катнашу өчен яңа буын пилотларына әзерлек шартлары тудыру.

Чемпионат турында тулы мәгълүматны һәм Red Bull Air Race яңалыкларының барысын да рәсми сайтта карарга мөмкин.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар