Эрих Вольф: "Red Bull Air Race пилотлары Казандагы узышларның башлануын зур түземсезлек белән көтәләр”

Эрих Вольф: "Red Bull Air Race пилотлары Казандагы узышларның башлануын зур түземсезлек белән көтәләр”

13 Июнь 2019 - 18:19
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью

15-16 июнь көннәрендә Казансу елгасы өстендәге “Миллениум” күпере һәм Кремль дамбасы арасында Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионаты этабы узачак. Узышларда Master класслы 14 пилот һәм Challenger класслы 9 пилот катнашачак.

Red Bull Air Race Казан этабы алдыннан “Казан Ринг” узышлар аэродромында Red Bull Air Race генераль директоры Эрих Вольф һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашында пресс-конференция узды.

“Абу-Дабида үткәрелгән беренче этаптан соң, пилотлар шәһәр өстеннән зур тизлек белән үтү өчен Казандагы узышларның башлануын зур түземсезлек белән көтәләр”, - дип сөйләде Эрих Вольф.

Авиаузышлар генераль директоры сүзләренә караганда, былтыргысы белән чагыштырганда трассада сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. “Бердәнбер үзгәреш – трассаның тамашачылар трибуналарына якынрак урнашуы. Барлык килгән җанатарларга да ярышлар артыннан күзәтүе җайлырак булачак”, - дип билгеләп узды ул.

Азат Кадыйров Казанның Red Bull Air Race авиаузышларын инде өченче тапкыр кабул итүен искә төшерде. “Әлеге вакыйга шәһәр яшәүчеләре һәм кунаклары арасында зур уңыш казанды: ике ел эчендә узышларны ике йөз меңнән артык тамашачы күрде. Без казанлылар һәм шәһәр кунакларын бу ярышларны кабат карарга чакырырга шатбыз”, - диде ул.

Азат Кадыйров сүзләренә караганда, карарга килүчеләрнең барысын да бай программа көтә – бу ярышлар үзләре дә, һәм гаилә белән вакытны кызыклы итеп үткәрергә мөмкин булган зур парк зонасы да.

Исегезгә төшерәбез, билетларны https://airrace.redbull.com/ru/event/kazan сайтында алып була. Бәя категорияләре өчәү.

1.  Sky Lounge (30 415 сумнан алып 88 550 сумга кадәр)

Sky Lounge зонасы “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыктагы шатрларда урнашачак. Биредә тамашачылар хозур узышлар трассасына ачылган әйбәт урынга урнашачак, ярышлар барышы артыннан, шул исәптән, уңайлы трассадан да күзәтә алачак. Шулай ук бу зонада рус телле комментарияле ярышлар трансляциясе оештырылачак. Sky Lounge тамашачылары шулай ук ярыш оештыручыларыннан бүләк алачак. Билет бәясенә, әлбәттә, туклану, бар һәм автомобиль парковкасы кебек хезмәтләр дә керә. 

2. Трибуналар (2000 сум)

Вакытлыча трибуналар “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта урнашачак. Трибуна кунаклары өчен ярышларны профессиональ тавышландыру оештырылачак, шулай ук биредә нәтиҗәләрне күзәтергә һәм пилотлар белән интервьюларны карарга мөмкин булачак зур экран урнаштырылачак. Тамашачыларны су, һава торышы бозылган очракта су үткәрмәүче плащлар белән тәэмин итәчәкләр, моннан тыш, алар Red Bull Air Race паркына һәм 14 июньдә “Казан Ринг” ярышлар аэродромында узачак пилотлар белән автограф-сессиягә үтә алачак. Әгәр сез трибуналарга билет алсагыз, һәм экскурсиягә язылырга теләсәгез, tickets@dspkazan.com адресына языгыз.

3. Red Bull күңел ачу паркы (150-350 сум)

Күңел ачу паркы “Казан” гаилә үзәгендә урнашачак. Кунаклар өчен Red Bull Air Race һәм ярышлар партнерлары тарафыннан төрле активлык каралган, аттракционнар, фуд-кортлар эшләячәк. Паркта ярышлар артыннан күзәтү мөмкин булган мәйданчык урнашачак, трансляция экраннары куелачак.


Red Bull Air Race дөнья чемпионаты хакында

Авиаузышлар тарихы 2003 елда башланды, шул вакыттан бирле дөнья буенча 90 артык узыш узды. Ярышлар вакытында пилотлар үзләренең җиңел, югары маневрлы очкычларында 25 метрлы кабартып тутырылган пилоннар белән билгеләнгән һава трассасын үтәләр, шул вакыт эчендә очкычлар тизлеге 370 км/с җитә, очучылар 12g кадәр йөкләнеш кичерәләр. Трассаны иң аз вакыт эчендә үткән һәм иң аз штраф очколары җыйган пилот этап нәтиҗәләре буенча призлы баллар ала. Чемпионатта иң күп призлы баллар җыйган пилот Red Bull Air Race дөнья чемпионы дип игълан ителә. 2014 елда ярышлар программасына “Претендентлар кубогы” Challenger Cup өстәлде, аның катнашучылары югары дивизионга – Master классына үтү өчен кирәкле күнекмәләрен шомарталар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар