Red Bull Air узышларында Master класслы 14 пилот һәм Challenger класслы 9 пилот катнашачак

Red Bull Air узышларында Master класслы 14 пилот һәм Challenger класслы 9 пилот катнашачак

3 Июнь 2019 - 17:02
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

15-16 июнь көннәрендә Казансу елгасы өстендәге “Миллениум” күпере һәм Кремль дамбасы арасында Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионаты этабы узачак. Узышларда Master класслы 14 пилот һәм Challenger класслы 9 пилот катнашачак.

Дөнья чемпионаты этабын Казан өченче тапкыр уздырачак: 2017 елда Татарстан башкаласы Россия тарихында беренче тапкыр авиаузышлар буенча халыкара ярышлар кабул итте, 2018 елда да алар монда үтте. Әлеге вакыйга шәһәр яшәүчеләре һәм кунаклары арасында зур уңыш казанды: ике ел эчендә Red Bull Air Race узышларын ике йөз меңнән артык тамашачы күрде.

Авиаузышлар тарихы 2003 елда башланды, шул вакыттан бирле дөнья буенча 90 артык узыш узды. Ярышлар вакытында пилотлар үзләренең җиңел, югары маневрлы очкычларында 25 метрлы кабартып тутырылган пилоннар белән билгеләнгән һава трассасын үтәләр, шул вакыт эчендә очкычлар тизлеге 370 км/с җитә, очучылар 12g кадәр йөкләнеш кичерәләр. Трассаны иң аз вакыт эчендә үткән һәм иң аз штраф очколары җыйган пилот этап нәтиҗәләре буенча призлы баллар ала. Чемпионатта иң күп призлы баллар җыйган пилот Red Bull Air Race дөнья чемпионы дип игълан ителә. 2014 елда ярышлар программасына “Претендентлар кубогы” Challenger Cup өстәлде, аның катнашучылары югары дивизионга – Master классына үтү өчен кирәкле күнекмәләрен шомарталар.

Быелгы Казан этабы сан буенча икенчесе булачак.

Red Bull Air Race 2019

8–9 февраль: Абу-Даби, БГӘ

15–16 июнь: Казан, Россия

13–14 июль: Балатон күле, Венгрия

7–8 сентябрь: Тиба, Япония

8-9 февраль көннәрендә Абу-Дабида үткән 2019 ел сезонының беренче этабында иң көчлесе 2017 ел чемпионы Ёсихидэ Муроя (Япония) булды. Ул гамәлдәге дөнья чемпионы Мартин Шонканы (Чехия) 0,003 секундка алга узды, һәм ярышны җиңеп, турнир таблицасында беренче урынга чыкты. Беренче этап нәтиҗәләре буенча өченче урынны америкалы Майкл Гулиан яулады, хәзер ул гомуми зачетта Шонкадан бер баллга гына калыша.

Беренче этаптан соң дөнья чемпионатының турнир таблицасы болайрак:

1. Ёсихидэ Муроя (Япония) 28 очко.

2. Мартин Шонка (Чехия) 22 очко.

3. Майкл Гулиан (АКШ) 21 очко.

4. Николя Иванофф (Франция) 18 очко.

5. Мэтт Холл (Австралия) 14 очко.

6. Хуан Веларде (Испания) 13 очко.

7. Мика Бражо (Франция) 12 очко.

8. Кирби Чемблисс (АКШ) 11 очко.

9. Пит Маклауд (Канада) 5 очко.

10. Петр Копфштейн (Чехия) 4 очко.

11. Маттиас Дольдерер (Германия) 3 очко.

12. Франсуа ле Во (Франция) 2 очко.

13. Бен Мерфи (Бөекбритания) 1 очко.

14. Кристиан Болтон (Чили) 0 очко.

Ярышларны кайда карап була?

Ярышлар трассасы быел үзгәрмәячәк. Ул түгәрәк формага ия булачак, аны “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыктан күзәтеп булачак. Нәкъ менә биредә балалар һәм өлкәннәр өчен күп санлы яхшы җиһазландырылган трибуналы һәм ярышлар трансляцияләнәчәк зур экранлы күңел ачу зоналары урнашачак. Күңел ачу паркы кунакларны тагы да күбрәк активлык белән каршы алачак. Территориягә үтү Сибгат Хәким урамы ягыннан оештырылачак. Былтыр тамашачылар күзәтү урыны Кремль яр буенда да урнашкан булса, быел барлык эшчәнлек “Казан” гаилә үзәге территориясендә тупланачак.

Билет программасы

Билетларны https://airrace.redbull.com/ru/event/kazan сайтында алып була.

Бәя категорияләре өчәү.

1.   Sky Lounge (30 415 сумнан алып 88 550 сумга кадәр)

Sky Lounge зонасы “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыктагы шатрларда урнашачак. Биредә тамашачылар хозур узышлар трассасына ачылган әйбәт урынга урнашачак, ярышлар барышы артыннан, шул исәптән, уңайлы трассадан да күзәтә алачак. Шулай ук бу зонада рус телле комментарияле ярышлар трансляциясе оештырылачак. Sky Lounge тамашачылары шулай ук ярыш оештыручыларыннан бүләк алачак. Билет бәясенә, әлбәттә, туклану, бар һәм автомобиль парковкасы кебек хезмәтләр дә керә. 

2.  Трибуналар (2000 сум)

Вакытлыча трибуналар “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта урнашачак. Трибуна кунаклары өчен ярышларны профессиональ тавышландыру оештырылачак, шулай ук биредә нәтиҗәләрне күзәтергә һәм пилотлар белән интервьюларны карарга мөмкин булачак зур экран урнаштырылачак. Тамашачыларны су, һава торышы бозылган очракта су үткәрмәүче плащлар белән тәэмин итәчәкләр, моннан тыш, алар Red Bull Air Race паркына һәм 14 июньдә “Казан Ринг” ярышлар аэродромында узачак пилотлар белән автограф-сессиягә үтә алачак. Әгәр сез трибуналарга билет алсагыз, һәм экскурсиягә язылырга теләсәгез, tickets@dspkazan.com адресына языгыз.

3. Red Bull күңел ачу паркы (150-350 сум)

Күңел ачу паркы “Казан” гаилә үзәгендә урнашачак. Кунаклар өчен Red Bull Air Race һәм ярышлар партнерлары тарафыннан төрле активлык каралган, аттракционнар, фуд-кортлар эшләячәк. Паркта ярышлар артыннан күзәтү мөмкин булган мәйданчык урнашачак, трансляция экраннары куелачак.

Чемпионат турында тулы мәгълүматны һәм Red Bull Air Race яңалыкларының барысын да рәсми сайтта карарга мөмкин.

Яңалыклар