Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча дөнья чемпионатына баручы суга сикерү буенча ил җыелмасы составы исемлеге төзелде

Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча дөнья чемпионатына баручы суга сикерү буенча ил җыелмасы составы исемлеге төзелде

1 Июнь 2019 - 19:43
Спорт Басма өчен версия

Шимбә көнне Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына баручы ил җыелмасы составы исемлеге төзелде. Дөнья беренчелеге 12-28 июль көннәрендә Кванджу шәһәрендә (Көньяк Корея) узачак.

Ир-атлар командасы составы: Евгений Кузнецов һәм Никита Шлейхер (3 м), Александр Бондарь һәм Игорь Мялин (каланча), Илья Захаров/Евгений Кузнецов (3 м, синхрон сикерүләр), Александр Бондарь/Виктор Минибаев (каланча, синхрон сикерүләр). Россиялеләрнең 1 метрлы трамплиннан сикерүдә катнашулары соңрак хәл ителәчәк.

Хатын-кызлар командасы: Кристина Ильиных/Мария Полякова (1 м, 3 м, синхрон сикерүләр), Ульяна Клюева һәм Елена Черных (3 м), Юлия Тимошинина һәм Анна Чуйнышена (каланча), Екатерина Беляева/Юлия Тимошинина (каланча, синхрон сикерүләр). Өч метрлы трамплиннан катнаш сикерүләрдә Сергей Назин һәм Кристина Ильиных, тим-ивентта Никита Шлейхер һәм Юлия Тимошинина чыгыш ясаячак.

“Сез Илья Захаровның яхшы формада түгел икәнен күрдегез, шуңа күрә ул кайбер дисциплиналарга кертелмәде. Аның каравы Никита Шлейхер яхшы сикерде. Ул лидерлар төркеменә урау юллар белән килде һәм хәзер алга чыкты. Зур көтелмәгәнлек – Игорь Мялинның каланчадан сикерүдә җиңү яулавы, аның күптәннән халыкара ярышларда чыгыш ясаганы юк. Әмма, исегезгә төшерәм, ул юниорлар арасында 2010 елгы Европа чемпионы. Мөгаен, ул үскәндер һәм тиешле дәрәҗәгә ирешкәндер, - диде суга сикерү буенча Россия җыелмасы баш тренеры Светлана Моисеева. Хатын-кызлар арасында синхрон сикерүләрдә Королева-Клюева пары җиңде, әмма тренерлар советы чемпионатка Ильиных һәм Полякованы җибәрергә карар кылды. Алар күпкә тәҗрибәлерәк һәм танылганрак, юниорлар дуэты белән чагыштырганда аларның Олимпиадага лицензия алу шанслары күбрәк”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар