Молчанов һәм Ильиных 1 метрлы трамплиннан сикерүдә чемпионнар, Минибаев һәм Беляева каланчадан синхрон сикерүләрдә җиңү яуладылар

Молчанов һәм Ильиных 1 метрлы трамплиннан сикерүдә чемпионнар, Минибаев һәм Беляева каланчадан синхрон сикерүләрдә җиңү яуладылар

1 Июнь 2019 - 19:02
Спорт Басма өчен версия

Казанда узучы Россия чемпионаты ярышлар программасын хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 1 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерүләр, шулай ук каланчадан катнаш синхрон сикерүләр тәмамлады.

Илья Молчанов һәм Кристина Ильиных 1 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерүләрдә алтын медальләргә лаек булдылар. Молчанов 358,35 балл нәтиҗәсе белән җиңүгә иреште. Көмеш Денис Клюкинга эләкте (356,15), бронза Евгений Новоселовта (346,65).

“Әлбәттә, мин беренче урын белән канәгать. Кайбер сикерүләрне чистарак ясап булыр иде, шулай булгач, өстендә эшләрлек җирләр бар. Бик нык җиңәсе килгән иде, чөнки 3 ел рәттән бу дисциплинада икенче идем”.

“Мин беренче урын өчен көрәштем, әмма Илья Молчанов өчен шатмын, - диде Новоселов. – Илдә конкуренция югары, ярышуы кызыклы булган яшьләр барлыкка килде. Минем өстендә эшлисе нәрсәләр бар, алга таба эшләүне дәвам итәчәкбез. Казан – минем иң яраткан урыным. Атмосфера, тамашачылар, шәп бассейн – мондый урыннар күбрәк булсын иде”.

Ильиных 260,15 балл нәтиҗәсе белән беренче булды. Икенче урынны Мария Полякова (258,65), өченче урынны Виталия Королева (251,80) яулады. “Беренче сикерү бик яхшы килеп чыкмады, әмма мин ахыргача көрәштем, хәлемнән килгәннең барысын да эшләргә тырыштым, - дип белдерде Ильиных. - Мин бу дисциплинада беренче тапкыр Россия чемпионы булдым, минем өчен бу яңа әйбер ”.

Катнаш парлар арасында каланчадан синхрон сикерүләрдә 329,22 балл җыйган Виктор Минибаев һәм Екатерина Беляевага тиңнәр юк иде. Көмеш Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхерда (317,10), мактау пьедесталының өченче баскычына Игорь Мялин һәм Елизавета Кузина күтәрелделәр (300,90).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар