Королева һәм Клюева 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә Россия чемпионаты алтынын яуладылар

Королева һәм Клюева 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә Россия чемпионаты алтынын яуладылар

31 Май 2019 - 23:56
Спорт

Виталия Королева һәм Ульяна Клюева бу көннәрдә Казанда узучы Россия чемпионатында өч метрлы трамплиннан сикерүләрдә алтын медаль яуладылар.

Җиңүчеләр 298,20 балл җыйды. Көмеш медальләргә Кристина Ильиных һәм Мария Полякова лаек булды (295,50). Лидерлар өчлеген Карина Шкляр һәм Марина Шишканова япты (290,40).

“Чыгыштан яхшы тәэсирләр калды, әмма тагы да яхшырак килеп чыгарга мөмкин иде. Беренче урынга аз гына җитмәде, - диде Ильиных. – Казанда чемпионат үткәрү өчен яхшы шартлар тудырылган, ярышларның өченче көненә инде бассейнга да күнектем. Минем әле тагы бер дисциплина буенча чыгыш ясыйсым бар. Максат турында әйтүе кыенрак, хәлдән килгәннең барысын да күрсәтәсе килә”.

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты Казанның су спорты төрләре сараенда уза һәм 1 июньдә тәмамланачак. Ярышларның соңгы көнендә медальләр хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 1 метрлы трамплиннан сикерү, шулай ук ун метрлы каланчадан катнаш сикерүләр дисциплиналарында уйнатылачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар