Мялин каланчадан суга сикерү буенча Россия чемпионы булды

Мялин каланчадан суга сикерү буенча Россия чемпионы булды

31 Май 2019 - 23:56
Спорт Басма өчен версия

Казанда 2019 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына квалификация турниры булган суга сикерү буенча Россия чемпионаты дәвам итә.

Пенза мәктәбе тәрбияләнүчесе Игорь Мялин ун метрлы каланчадан суга сикерүдә алтын медаль яулады. 22 яшьлек спортчы 491,40 балл җыеп, дөнья чемпионатына үтте.

Көмеш медальне 486,60 балл нәтиҗәсе белән Татарстан вәкиле Никита Шлейхер яулады. Бронза Мәскәүне тәкъдим итүче Руслан Терновойда (473,35).

Мялин өчен бу әлеге Россия чемпионатында беренче медаль. Шлейхер исә Казанда дүртенче бүләген яулады – элегрәк ул өч метрлы трамплиннан сикерүдә һәм Юлия Тимошинина белән катнаш сикерүләрдә (Team Event) чемпион калды, шулай ук Александр Белевцев белән каланчадан синхрон сикерүләрдә көмеш алды.

“Безнең алда авыр мәсьәлә тора – кем Мялин белән киләсе халыкара стартларга барасын хәл итү, - диде суга сикерү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Светлана Моисеева. - Россия чемпионаты нәтиҗәләрен яхшы дип атап булмый. Сезон барышында башка спортчылар лидер булса, милли турнирны бүтән берәү җиңеп чыкты. Нихәл итмәк кирәк, хәзер Игорь Мялин уңышына өметләнәбез инде”.

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты Казанның су спорты төрләре сараенда уза һәм 1 июньдә тәмамланачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар