Назин һәм Ильиных өч метрлы трамплиннан катнаш сикерүләрдә җиңү яуладылар

Назин һәм Ильиных өч метрлы трамплиннан катнаш сикерүләрдә җиңү яуладылар

30 Май 2019 - 22:10
Спорт Басма өчен версия

Казанда үтүче Россия чемпионатының өченче көн ярышлар программасын 3 метрлы трамплиннан катнаш сикерүләр япты.

Сергей Назин һәм Кристина Ильиных өч метрлы трамплиннан катнаш сикерүләрдә алтын медаль яуладылар. Җиңүчеләр 294,06 балл нәтиҗәсе күрсәттеләр.

Көмеш медальләргә 291,09 балл туплаган Мария Полякова һәм Илья Молчанов лаек булды. Призерлар өчлеген Елена Черных һәм Егор Лапин япты (282,90).

“Бу безнең беренче тапкыр бергә чыгыш ясавыбыз. Беренче тапкыр өчен яхшы нәтиҗә дип саныйм”, - дип белдерде яңа гына Россия чемпионы булган Ильиных. “Чемпион булу һәрвакыт күңелле, - диде Назин. – Бу алтынга юл катлаулы булды. Бүген Кристинаның аягы авыртты, әмма ул кыенлыкларны егетләрчә җиңеп чыкты. Моның өчен рәхмәт аңа”.

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты 28 май – 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда уза. 31 май көнне ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан индивидуаль сикерүләр һәм хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр дисциплиналары буенча медаль комплектлары уйнатылачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар