Захаров һәм Кузнецов – 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә Россия чемпионнары

Захаров һәм Кузнецов – 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә Россия чемпионнары

30 Май 2019 - 21:41
Спорт Басма өчен версия

3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә гамәлдәге Европа чемпионнарына бу дисциплинада Россия чемпионатында да тиңнәр юк иде.

Милли беренчелекнең өченче көнендә 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләрдә Евгений Кузнецов и Илья Захаров алтын медальләр яуладылар.

Танылган сикерүчеләр 444,21 балл белән җиңү яуладылар. 393,36 балл җыйган Евгений һәм Вячеслав Новоселовлар икенче булды. Бронза медальләр Григорий Иванов һәм Руслан Терновойга эләкте (374,19).

“Тулаем алганда, мин канәгать, гәрчә өченче сикерү килеп чыкмаса да, - диде бронза иясе Руслан Терновой, - Бу куркыныч түгел, алда каланчадан индивидуаль сикерүләр, үземнекен анда алырга тырышачакмын”. ”

Кузнецов һәм Захаров бу Россия чемпионатында инде икенче тапкыр медаль яуладылар. Алдагы көннәрдә 3 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерүләрдә Кузнецов көмешкә, ә Захаров бронзага лаек булды.

Россия чемпионаты 28 май – 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда уза. Милли турнир Киевта узачак суга сикерү буенча Европа чемпионатына һәм Кванджу шәһәрендә үтәчәк су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына сайлап алу туры булып тора.

            “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар