Чуйнышена каланчадан суга сикерү буенча Россия чемпионаты алтынын алды

Чуйнышена каланчадан суга сикерү буенча Россия чемпионаты алтынын алды

30 Май 2019 - 21:22
Спорт Басма өчен версия

Казанда 2019 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына квалификация турниры булган суга сикерү буенча Россия чемпионаты дәвам итә.

Ярышларның өченче көнендә хатын-кызлар арасында ун метрлы каланчадан суга сикерүдә медальләр уйнатылды. 326,95 балл нәтиҗәсе белән җиңүгә Санкт-Петербург спортчысы Анна Чуйнышена иреште.

“Җиңүемә бик шатмын. Миңа хәзер бу бик кирәк иде, - диде 18 яшьлек спортчы ярышлардан соң. – Басып торганда кул дөрес якка китмәве кызганыч, бу сикерүне тагы да яхшырак ясап булыр иде, ә болай калган нәрсәләр начар килеп чыкмады.”

Каланчадан сикерүдә көмеш медальне 319,95 балл җыйган мәскәүле Юлия Тимошинина яулады. Бронза Электросталь шәһәре спортчысы Елизавета Кузинада (299,50).

Милли турнир Киевта узачак суга сикерү буенча Европа чемпионатына һәм Кванджу шәһәрендә үтәчәк су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына сайлап алу туры булып тора. Программаның индивидуаль төрләрендә беренче ике урын яулаган спортчы 2019 елгы дөнья чемпионатына сайланып алу шартларын үтәячәк.

            “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар