Минибаев һәм Бондарь каланчадан синхрон сикерүләрдә җиңү яуладылар

Минибаев һәм Бондарь каланчадан синхрон сикерүләрдә җиңү яуладылар

29 Май 2019 - 19:45
Спорт Басма өчен версия

Европаның гамәлдәге чемпионнары Виктор Минибаев һәм Александр Бондарь бу көннәрдә Казанда узучы суга сикерү буенча Россия чемпионатында алтын медаль яуладылар.

453,72 балл нәтиҗәсе белән Минибаев – Бондарь пары ун метрлы каланчадан синхрон сикерүләрдә беренче булдылар. Татарстан вәилләре Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев көмеш медаль яулады (428,88 балл). 413,07 балл нәтиҗәсе күрсәткән Роман Измайлов һәм Сергей Назинга “бронза” эләкте.

“Өстендә эшләргә кирәкле хаталар һәм моментлар булса да, без нәтиҗә белән канәгать. Тырышыбрак шөгыльләнәчәкбез, - диде Минибаев. – Моның өчен Казанда бар шартлар да тудырылган: әйбәт каланчалар, трамплиннар, яхшы бассейннар. Никита Шлейхерга килсәк, ул үзенең осталыгын Европа һәм дөнья чемпионатларында бер тапкыр гына күрсәтмәгән яшь, өметле спортчы. Шуңа күрә бездә конкуренция югары”.

“Без әзерләндек, тырыштык, әмма аз гына килеп чыкмады, - диде бронза медаль иясе Назин. – Без бүген күбрәк беренче пар белән түгел, ә татарстанлылар белән көрәштек. Алар бездән көчлерәк булып чыкты, аларга тиешелесен бирергә кирәк. Азрак үкенеч бар, чөнки икенче урын Европа чемпионатында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә”.

Россия чемпионаты 28 май – 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда уза. Милли турнир Киевта узачак суга сикерү буенча Европа чемпионатына һәм Кванджу шәһәрендә үтәчәк су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына сайлап алу туры булып тора.

            “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар