Елена Черных суга 3 метрлы трамплиннан сикерүдә Россия чемпионы булды

Елена Черных суга 3 метрлы трамплиннан сикерүдә Россия чемпионы булды

29 Май 2019 - 19:18
Спорт Басма өчен версия

Воронеж вәкиле Елена Черных Казанда узучы Россия чемпионатында алтын медальгә лаек булды.

28 май – 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда узучы ярышларның икенче көнендә 320,15 балл нәтиҗәсе белән, Елена Черных суга 3 метрлы трамплиннан сикерүдә беренче булды. 308,10 балл җыйган Волгоград спортчысы Ульяна Клюева көмеш яулады. Пьедесталның өченче баскычына 302,10 балл нәтиҗәсе белән мәскәүле Виталия Королева менде.

“Ниһаять, ил чемпионатында җиңүгә ирештем, - диде Черных. – Мин ил чемпионатларында һәм кубокларында 2010 елдан бирле катнашам. Россия Кубогын 2013, 2018 елларда оттым, ә чемпионатта җиңүгә бары быел гына ирешә алдым. Мин үзем белән бик канәгать. Иртәнге сессиядә үземне бик ышанчылы хис итмәгән идем, әмма кичкә таба үземне кулга алдым. Дөнья чемпионатына барачак җыелма составына эләгермен һәм киләсе стартларда яхшы чыгыш ясармын дип өметләнәм. Бүгенге нәтиҗәләр өчен тренерларыбызга рәхмәт әйтәсем килә”.

“Тулаем алганда, мин үземнең чыгышым белән канәгать. Бер сикерүне, әлбәттә, яхшырак башкарып чыгып булыр иде. Әмма суммада мин үзем өчен рекордлы балл саны җыйдым. Шуңа күрә бар да яхшы. Ярышлар башлана гына, алга таба җиңәр өчен мөмкинлекләр булачак әле”, - диде Клюева.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты





Яңалыклар