Беляева һәм Тимошинина Россия чемпионатында каланчадан сикерүдә җиңү яуладылар

Беляева һәм Тимошинина Россия чемпионатында каланчадан сикерүдә җиңү яуладылар

28 Май 2019 - 21:30
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Европа вице-чемпионнары Юлия Тимошинина һәм Екатерина Беляева Россия чемпионатында 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңүгә ирештеләр. 

28 май – 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда узучы ярышларда Мәскәү спортчылары Беляева һәм Тимошинина 306,06 балл җыйдылар. Көмеш медальләрне Санкт-Петербург вәкилләре Анна Конаныхина һәм Мария Бруенок яулады, аларның активында 279,84 балл. Пенза мәктәбе тәрбияләнүчеләре Алина Арефьева һәм Полина Саекова 268,68 балл нәтиҗәсе белән пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. 

Россия чемпионатының беренче ярыш көне программасын парлы сикерүләр (Team Event) тәмамлады, бу дисциплинада иң яхшы нәтиҗәне Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхер күрсәтте. Спортчылар 374,20 балл җыйды. Сикерүләре 324,70 баллга бәяләнгән Ектерина Беляева һәм Илья Молчанов икенче булдылар. Призерлар өчлеген 319,35 балл нәтиҗәсе белән Игорь Внуков һәм Виктория Ширинова япты. 

“Тулаем алганда, мин үземнең чыгышым белән канәгать. Бер сикерү килеп чыкмады, әмма бу гадәти хәл, - дип комментарий бирде Тимошинина парлы сикерүләр нәтиҗәләренә. - Җиңүне бәйрәм итәргә вакыт юк – алда ярышлар күп”. 

Беляева үз чиратында бүгенге чыгышы башка дисциплиналарда булышачагы хакында билгеләп узды. “Мин үземнең чыгышым һәм партнерым Молчановның нәтиҗәсе белән бик канәгать. Иртәгәге старт алдыннан кайбер элементларны ясап карадым, шуңа миндә мондый курку булмаячак инде”, - диде спортчы. 29 май көнне Россия чемпионатында медальләр хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан, ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләрдә уйнатылачак. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар