Татарстан спортчысы Шлейхер – 3 метрлы трамплиннан суга сикерүдә Россия чемпионы

Татарстан спортчысы Шлейхер – 3 метрлы трамплиннан суга сикерүдә Россия чемпионы

28 Май 2019 - 18:30
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты старт алды. Ярышлар программасын ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерүләр ачты. 

Әлеге дисциплинада алтын медальне, 498,70 балл туплап, Татарстан спортчысы Никикта Шлейхер яулады, һәм Кванджу шәһәрендә үтәчәк су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына сайлап алыну шартларын үтәде. 451,10 балл нәтиҗәсе белән Евгений Кузнецов көмешкә ия булды. Призерлар өчлеген 2012 елгы Олимпия уеннары чемпионы Илья Захаров (408,05) япты. 

Ярышлардан соң Кузнецов бөтенләй сәламәтләнеп бетмичә чыгыш ясавы хакында сөйләде, Шлейхерның сикерүләрен мактады. “Авырулар – даими нәрсә, бөтенләй дәвалап бетереп булмый, - диде спортчы. - Көмеш медаль белән канәгатьмен, әмма Никита тагы да күбрәк шатландырды, ул космик сикерүләр күрсәтте. Бер бассейнда башлавыбыз белән горурланам. 4-6 нчы сикерүләрдә билгеле бер хаталар җибәрдем, әмма аны дөнья чемпионатына кадәр төзәтеп булыр дип уйлыйм. Никита чыннан да мактауга лаек, аның белән көрәшүе кызык һәм авыр иде”. 

Кузнецов шулай ук әле күптән түгел генә травмадан дәваланган Захаров белән синхрон сикерүләрдән Россия чемпионатында күп нәрсә көтәргә түгел икәнен аңларга бирде. “Илья белән бер атна шөгыльләндек. Хәлебездән килгәннең барысын да эшләчәякбез, ни булса, шул булыр. Илья җитди операция кичерде. Ике атна эчендә программа җыю, аякны язу һәм күнектерү авыр. Ильяга авыр, әмма ул түзә. Бүген дә, иртәгә дә түгел, әмма күпмедер вакыттан ул тулысынча әзер булачак”, - дип өстәде Кузнецов.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар