Казан кабат Red Bull Air Race этабын кабул итә: ярышлар 15-16 июньдә узачак

Казан кабат Red Bull Air Race этабын кабул итә: ярышлар 15-16 июньдә узачак

28 Май 2019 - 17:55
Спорт Басма өчен версия

15-16 июнь көнне Казанда өченче ел рәттән Red Bull Air Race авиаузышлар буенча халыкара ярышлар узачак, ярыш дәвамында иң яхшы пилотлар җиңел моторлы очкычларда тизлектә һәм махсус түбән биеклектәге трассаларны үтү осталыгында ярышачаклар. Узышучылар Казансу елгасы акваториясе өстендә көрәшәчәк, ә “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчык ярышлар карауның төп мәйданчыгына әйләнәчәк. 

Дөнья чемпионаты этабының Россия этабы беренче тапкыр Татарстан башкаласында 2017 елда узды. Әлеге вакыйга шәһәр яшәүчеләре һәм кунаклары арасында зур уңыш казанды: ике ел эчендә дөньяның әйдәп баручы пилотлары башкаруында мавыктыргыч виражларны карарга ике йөз меңнән артык тамашачы җыелды. 

Ярышлар вакытында пилотлар үзләренең җиңел, югары маневрлы очкычларында 25 метрлы кабартып тутырылган пилоннар белән билгеләнгән һава трассасын үтәләр, шул вакыт эчендә очкычлар тизлеге 370 км/с җитә, очучылар 12g кадәр йөкләнеш кичерәләр. Трассаны иң аз вакыт эчендә үткән һәм иң аз штраф очколары җыйган пилот этап нәтиҗәләре буенча призлы баллар ала. Чемпионатта иң күп призлы баллар җыйган пилот Red Bull Air Race дөнья чемпионы дип игълан ителә. 

Red Bull Air Race дөнья чемпионаты һәрбер этапта сигездән ким булмаган пилотлар катнашындагы халыкара ярышлар сериясе булып тора һәм Аэронавтиканың халыкара федерациясе (FAI) таныган дөнья чемпионаты статусына ия. 

8-9 февраль көннәрендә Абу-Дабида үткән 2019 ел сезонының беренче этабында иң көчлесе 2017 ел чемпионы Ёсихидэ Муроя (Япония) булды. Ул гамәлдәге дөнья чемпионы Мартин Шонканы (Чехия) 0,003 секундка алга узды, һәм ярышны җиңеп, турнир таблицасында беренче урынга чыкты. БГӘ башкаласында үткән этап нәтиҗәләре буенча өченче урынны америкалы Майкл Гулиан яулады, хәзер ул гомуми зачетта Шонкадан бер баллга гына калыша. 

Беренче этаптан соң дөнья чемпионатының турнир таблицасы болайрак: 

1. Ёсихидэ Муроя (Япония) 28 очко. 

2. Мартин Шонка (Чехия) 22 очко. 

3. Майкл Гулиан (АКШ) 21 очко. 

4. Николя Иванофф (Франция) 18 очко. 

5. Мэтт Холл (Австралия) 14 очко. 

6. Хуан Веларде (Испания) 13 очко. 

7. Мика Бражо (Франция) 12 очко. 

8. Кирби Чемблисс (АКШ) 11 очко. 

9. Пит Маклауд (Канада) 5 очко. 

10. Петр Копфштейн (Чехия) 4 очко. 

11. Маттиас Дольдерер (Германия) 3 очко. 

12. Франсуа ле Во (Франция) 2 очко. 

13. Бен Мерфи (Бөекбритания) 1 очко. 

14. Кристиан Болтон (Чили) 0 очко. 

Red Bull Air Race 2019 

8–9 февраль: Абу-Даби, БГӘ 

15–16 июнь: Казан, Россия 

13–14 июль: Балатон күле, Венгрия 

Төгәл билгеле түгел: Европа 

7–8 сентябрь: Тиба, Япония 

Төгәл билгеле түгел: Азия 

9–20 октябрь: Индианаполис, АКШ 

8–9 ноябрь: Согуд Гәрабстаны. 

Red Bull Air Race дөнья чемпионаты хакында Red Bull Air Race дөнья чемпионаты – катнашучылары тизлектә, трассаларны үтү төгәллегендә һәм очкычлар идарә итү осталыгында ярыша торган авиаузышу сериясе. Пилотлар планетаның иң гүзәл почмакларында зур тизлекле, югары маневрлы очкычларда җир һәм су өстеннән очалар. 

Дөньяның бары 14 пилотына гына бу ярышларда катнашырга рөхсәт ителә, чөнки җир өслегеннән бары берничә метр биеклектә очып, очкычларны 370 км/с кадәр куар өчен техника белән виртуоз идарә итә белергә кирәк. Чемпионатның барлык катнашучылары да шәп физик формада булырга тиеш: кабартылган пилоннар белән билгеләнгән катлаулы трассаны үткәндә алар 12 g кадәр йөкләнеш кичерәләр. 

Авиаузышлар тарихы 2003 елда башлана. Шул вакыттан чемпионат Аэронавтиканың халыкара федерациясе тарафыннан танылды, дөнья буенча туксаннан артык узыш узды. Red Bull Air Race – булган барлык авиазузышларның иң алдынгысы, һәм дөньяның иң яхшы пилотлары бу ярышларда катнашуны карьера үсешендә абруйлы адым итеп бәялиләр. 

2014 елда ярышлар программасына “Претендентлар кубогы” Challenger Cup өстәлде, аның төп максаты – Master классында катнашу өчен яңа буын пилотларына әзерлек шартлары тудыру. 

Чемпионат турында тулы мәгълүматны һәм Red Bull Air Race яңалыкларының барысын да рәсми сайтта карарга мөмкин. 

Өстәмә редакция материаллары www.redbullairracenewsroom.com сайтында.

Яңалыклар