Суга сикерү буенча Россия чемпионатында җыелманың барлык лидерлары да чыгыш ясаячак

Суга сикерү буенча Россия чемпионатында җыелманың барлык лидерлары да чыгыш ясаячак

27 Май 2019 - 16:23
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

28 майда Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ярышларда Россия җыелмасының барлык лидерлары, шул исәптән, FINA Дөнья сериясен травма аркасында калдырган Олимпия чемпионы Илья Захаров та чыгыш ясячак. 

Милли турнир Киевта узачак суга сикерү буенча Европа чемпионатына һәм Кванджу шәһәрендә үтәчәк Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына сайлап алу туры булачак. Көньяк Кореяга барачак Россия җыелмасы составына кергәннәр соңрак 2020 елдагы Олимпия уеннарына путевка өчен көрәшәчәк.

Медальләр программаның Олимпия уеннары төрләрендә уйнатылачак – каланчадан һәм трамплиннан, шулай ук 1 метрлы трамплиннан индивидуаль һәм синхрон сикерүләр һәм 2 төрдә “микст” (10 метрлы каланчадан һәм 3 метрлы трамплиннан). Тагын бер медаль комплекты команда ярышларында уйнатылачак. 

Суга сикерү буенча Россия җыелмасы баш тренеры Светлана Моисеева аңлатканча, чемпионатта Олимпия дисциплиналарында җиңүчеләр халыкара ярышларга беренче номер астында барачак. “Программаларның индивидуаль төрләрендәге икенче номерлар ел дәвамында саналган рейтинг буенча билгеләнә, әмма синхрон пар анда берәү генә. Болардан тыш, бездә тагы 1 метрлы трамплин, команда ярышлары һәм “микст” кебек дисциплиналар бар. Монда без ярыш нәтиҗәләре буенча хәл итәчәкбез. Әгәр нәтиҗәләр канәгатьләндерерлек булмаса, спортчыларны үзебез сайлаячакбыз”, - дип билгеләп узды Моисеева.

Җыелманың калган лидерлары белән беррәттән Россия чемпионатында быел февральдә тезенә операция ясаткан 3 метрлы трамплиннан сикерүдә 2012 елгы Олимпия уеннары чемпионы Илья Захаров та чыгыш ясаячак. 28 яшьлек спортчы FINA Дөнья сериясен этапларын калдырды һәм махсус милли беренчелеккә әзерләнде. “Аңа хәзер нормативны үтәве авыр булачагы икәне аңлашыла, - дип аңлатты Моисеева. – Аның бурычы – синхрон сикерүләрдә яхшы чыгыш ясау, һәм формага килүен күрсәтү өчен индивидуаль сикерүләрдә катнашу. Дөнья чемпионатына рейтинг буенча үтү өчен бу җитәр дип уйлыйм”.

Захаров “синхронда” катнаша алмаган вакытта, FINA Дөнья сериясендә Евгений Кузнецов белән бергә Татарстан вәкиле Никита Шлейхер чыгыш ясады. Май аенда Казанда узган этапларның берсендә алар икенче урын яулады, ә Кузнецов исә үзенең тупланмасына тагы 3 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерүдә яулаган көмешен өстәде. Виктор Минибаев белән каланчадан сикерүдә икенче булган, соңрак индивидуаль сикерүләрдә җиңүгә бер адымда калган Александр Бондарь Казаннан ике көмеш медаль белән китте. Кызларның чыгышлары ул вакытта бик уңышлы килеп чыкмады – Юлия Тимошинина һәм Екатерина Беляеваның каланчадан сикерүдә яулаган бронзалары Россия җыелмасының Казандагы бердәнбер бүләге иде.

Россия чемпионатында Кузнецов һәм Шлейхер көндәшләр булачак. “Без FINA этапларында күрсәткән шул ук программа белән чыгыш ясаячакбыз, тик Шлейхер тагын 3 метрлы трамплиннан индивидуаль сикерәчәк”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының суга сикерү буенча җыелмасы баш тренеры Павел Муякин. – Захаров һәм Кузнецов белән көрәшеп караячакбыз. Дөнья сериясе этапларында тәҗрибә тупладык”. Шлейхердан кала, Татарстан җыелмасын Александр Белевцев һәм Олимпия резервы училищесының яшь спортчылары тәкъдим итәчәк.

“Бу спортчыларыбыз өчен иң төп старт. Матур чыгышлар, яхшы судьялык һәм трибуналарда күп тамашачылар күрәсе килә”, - дип уртаклашы үзенең өметләре белән Моисеева, һәм спортчыларның Казанга инде әзер программалар белән килүләрен өстәде. – Алар моңа алдан, төрле ярышлар вакытында әзерләнәләр. Шуңа күрә Россия чемпионатында алар дөнья беренчелегендә күрсәтәчәк программаны тәкъдим итәчәкләр. Яңа сикерүләр булыр дип уйламыйм”.

Суга сикерү буенча Россия чемпионаты 28 май – 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда узачак. Ярышларның беренче көнендә медальләр ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерү, хатын-кызлар арасында каланчадан сикерү һәм парлы сикерү (Team Event) дисциплиналарында уйнатылачак. Ярышларга керү бушлай.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты



Яңалыклар