Казан суга сикерү буенча Россия чемпионатын кабул итә

Казан суга сикерү буенча Россия чемпионатын кабул итә

24 Май 2019 - 16:52
Спорт Басма өчен версия

27 май - 1 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча Россия чемпионаты үтәчәк. Ярышларда Россиянең 12 шәһәреннән һәм төбәгеннән 100 спортчы (50 ир-ат һәм 50 хатын-кыз) катнашчак. Болар илнең иң көчле суга сикерүчеләре: чемпионат быел июльдә Корея Республикасында узачак дөнья чемпионатына сайлап алу туры булачак.

Турнир программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан синхрон, индивидуаль, катнаш сикерүләрне, шулай ук команда ярышларын ала. Керү бушлай. 

Чараны оештыруга 42 волонтер җәлеп ителәчәк, алар тамашачы белән эшләү, спорт мәйданчыклары, мәгълүмат үзәге, транспорт һ.б. юнәлешләр буенча ярдәм итәчәк. 

Шуны искәртергә кирәк, Су спорты төрләре сарае суга сикерү буенча Россия ярышларын беренче тапкыр гына үткәрүе генә түгел: 2013-2014 елларда биредә юниорлар арасында Россия беренчелеге, 2014, 2015, 2017 елларда Россия чемпионаты узды.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар