Австралия микст-дуэты 3 метрлы трамплиннан сикерүдә “алтын” яулады

Австралия микст-дуэты 3 метрлы трамплиннан сикерүдә “алтын” яулады

12 Май 2019 - 21:43
Спорт Басма өчен версия

Суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабының ярышлар программасы микст-дуэтларның 3 метрлы трамплиннан сикерүләре белән тәмамланды. Австралия спортчылары Мэддисон Кини һәм Доминик Бэдгуд җиңүче булдылар (318,12 балл). 

“Безнең уртак өч күнекмә булды – берсе үзебездә, икесе монда, Казанда. Дөнья сериясенең алдагы этапларында Доминик бүтән партнер белән чыгыш ясады, әмма ул тиз яраклаша, шуңа күрә аның белән сихронлы сикерергә җайлы”, - дип сөйләде Мэддисон Кини. Спортчылар Казанда беренче тапкыр гына түгел. “Монда әйбәт, һава торышы көтмәгәндә бездә, Австралиядәге кебек”, - дип билгеләп үтте алар. 

Кытай спортчылары Тай Сяоху һәм Чэнь Ивэнь “көмеш” яуладылар (313,26). “Җитди хаталар җибәрмәдек. Әлбәттә, яхшыртырга теләгән җирләр бар. Әмма, тулаем алганда, без үзебезнең чыгышыбыз белән канәгать”, - диделәр Кытай спортчылары. 

Бөекбритания спортчылары Томас Дейли һәм Грейс Рейд бронза призер булдылар (304,14). “Без соңгы тапкыр бергә өч атна элек, Дөнья сериясенең алдагы этабында чыгыш ясадык. Без бергә күнекмәләр күп ясамыйбыз, безнең техникалар охшаш, шуңа күрә күп вакыт аерым шөгыльләнәбез”, - дип сөйләде спортчы. Томас Дейли күнекмәләрдә төп басымны каланчадан сикерүләргә ясавын сөйләде. Атнасына алты көн, көненә биш сәгать – британияле спортчының күнекмәләр графигы шундый. “Бу шактый күп, һәм мондый режим арыта. Минем улым бар, шуңа күрә сикерүләр белән бәйле бар нәрсәне мин бассейнда калдырам. Өйгә кайткач, миңа бала белән булырга кирәк”, - дип өстәде Томас Дейли. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар