Кытай спортчысы Ян Хао - Дөнья сериясе этабында каланчадан сикерүдә җиңүче

Кытай спортчысы Ян Хао - Дөнья сериясе этабында каланчадан сикерүдә җиңүче

12 Май 2019 - 21:11
Спорт

Кытай спортчысы Ян Хао Казанда узучы Дөнья сериясе этабында 10 метрлы каланчадан сикерүдә беренче урынны алды. Аның нәтиҗәсе – 537,05 балл. “Мин нәтиҗә белән канәгать һәм беренче урынга шат, ләкин үсәргә җирлек бар”, - дип саный җиңүче. Аның сүзләренә караганда, җитди хаталар булмаган, шулай да, килеп җитмәгән җирләр бар, аерым алганда, суга керүдә. Шулай ук Ян Хао ярышлар вакытында бар игътибарын үзенең чыгышына бирүе, көндәшләре һәм арадагы нәтиҗәләр артыннан күзәтмәве хакында сөйләде. 

Кытай вәкиленә көмеш призер булган Россия спортчысы Александр Бондарь (522,60) оттырды. Ул медаль белән канәгать булуын, әмма “алтын” өчен көрәшә алганын билгеләп узды. “Кызганычка каршы, килеп чыкмады. Алга таба эшләячәкмен һәм җиңүгә ирешүгә омтылачакмын. Тулаем алганда, үземнең чыгышымны “дүртлегә” бәялим”, - диде Александр Бондарь. “Соңгы ике сикерү килеп чыкмады. Бәлки, физик яктан җитмәгәндер, бәлки, психологик яктан азрак сынатканмындыр, әйтүе кыен. Чыгышыма анализ ясагач, ник болай килеп чыгуы аңлашылачак”, - дип өстәде ул. Казаннан соң Александр Бондарь Лондонда үтәчәк Дөнья сериясенең соңгы этабына китәчәк, ә май ахырында Россия чемпионатында катнашачак. 

Призерлар өчлеген Бөекбритания спортчысы Томас Дейли (520,40) япты. “Тулаем алганда, медаль белән канәгать, әмма бары бер сикерү генә чынлап торып яхшы иде, калганнары уртача, искитәрлек түгел, - дип бәяләде британияле үзенең чыгышын. Мин медаль яулар өчен миңа соңгы сикерүне яхшы башкарып чыгарга һәм югары баллар алырга кирәклеген белдем, һәм үземне кулга алдым”. 

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар