Канада спортчысы Дженнифер Абель Дөнья сериясе этабында трамплиннан сикерүдә жиңү яулады

Канада спортчысы Дженнифер Абель Дөнья сериясе этабында трамплиннан сикерүдә жиңү яулады

12 Май 2019 - 20:48
Спорт Басма өчен версия

Казанда узучы Дөнья сериясе этабында Канада спортчысы Дженнифер Абель 330,60 балл нәтиҗәсе белән 3 метрлы трамплиннан сикерүдә жиңү яулады. 

“Мин үземнең чыгышым белән канәгать, индивидуаль ярышларда җиңү һәрвакыт шәп! Әмма мин үземнең бүген, аеруча иртәнге ярымфиналда күрсәткәннәрдән (285,75 балл – ред.) күпкә сәләтлерәк икәнемне беләм, - дип сөйләде чыгыштан соң Дженнифер Абель. – Мин нык тырыштым, һәм бик уңышлы булмаган иртәнге чыгыштан соң алтын медаль яулый алуыма бик шат”. Спортчы сүзләренә караганда, ул техника өстендә эшләргә җыена. 10 баллга бәяләнерлек идеаль чыгыш өчен (әлегә моңа ирешелмәгән) тагы да тырышыбрак шөгыльләнергә кирәк. 

Икенче һәм өченче урыннарда Кытай вәкилләре Линь Шань (303,60 балл) һәм Чан Яни (302,20 балл).

Чыгыштан соң Линь Шань ярышларда үзе сәләтле булган дәрәҗәне күрсәтә алмавы хакында сөйләде, аерым алганда, хаталар суга кергәндә ясалган. 

Якташы Чан Яни сүзләренә караганда, беренче һәм икенче сикерүдә җибәрелгән хаталар аңа тагы да югарырак урын яуларга ирек бирмәгән. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар