Төньяк Корея спортчысы Ким Ми Рэ 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңү яулады

Төньяк Корея спортчысы Ким Ми Рэ 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңү яулады

11 Май 2019 - 21:02
Спорт Басма өчен версия

Казанда узучы Дөнья сериясе этабының икенче көнендә Төньяк Корея спортчысы Ким Ми Рэ 10 метрлы каланчадан сикерүдә алтын медаль яулады. Аның нәтиҗәсе - 373,40 балл.

Икенче һәм өченче урыннар Кытай вәкилләре Чжан Миньцзе (364,60 балл) һәм Чэнь Юйсида (356,95 балл).

Чжан Миньцзе чыгыштан соң югарырак нәтиҗәләргә өметләнүен, бишенче сикерү килеп чыкмавын, шуңа күрә күнекмәләрдә аңа күбрәк игътибар бирәчәген билгеләп узды. Сүз уңаеннан, Чжан Миньцзе көненә 7 сәгать шөгыльләнә. Ярышларга әзерлек күп вакыт ала, шуңа күрә Кытай спортчысының укуга вакыты бик аз кала.

Чэнь Юйси да бүгенге нәтиҗә белән канәгать булмавы хакында сөйләде. Чжан Миньцзе кебек, ул да бишенче сикерүне яхшы башкарып чыга алмаган, әмма ул аны киләчәктә яхшыртырга тырышачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар