Кытай спортчылары Линь Шань һәм Чан Яни 3 м лы трамплиннан синхронлы сикерүләрдә җиңү яуладылар

Кытай спортчылары Линь Шань һәм Чан Яни 3 м лы трамплиннан синхронлы сикерүләрдә җиңү яуладылар

10 Май 2019 - 20:33
Спорт Басма өчен версия

FINA Дөнья сериясе этабының өченче алтын медален Кытай җыелмасына Линь Шань һәм Чан Яни китерде – алар 3 м лы трамплиннан синхронлы сикерүләрдә беренче булдылар. 302,01 балл җыйган спортчы кызлар үзләренең чыгышлары белән бик канәгать түгел, милли чемпионатта яхшырак чыгыш ясауларын искәртеп уздылар. “Беренче һәм өченче әйләнештә хаталар бар иде. Тагы да югарырак дәрәҗәдә чыгыш ясый алган булыр идек, әмма бүген килеп чыкмады”, - дип өстәде алар.

Көмеш медальләрне австралияле Мэддисон Кини һәм Анабель Смит яулады (283,98 балл). “Мин үземнең чыгышым белән канәгать, - дип сөйләде Мэддсон Кини. - Беренче өч сикерү бик катлаулы түгел, ләкин безгә аларны яхшы башкарып чыгу һәрвакыт авыр. Без катлаулы сикерүләрне булдыра алдык, ләкин безгә гадирәк сикерүләр өстендә эшләргә һәм аларны яхшыртырга кирәк”.

Австралия спортчысы Дөнья сериясе этапларында бронза һәм көмеш медальләр яулауларын искәртеп узды, һәм Лондонда үтәчәк киләсе этапта да аларның шул рухта дәвам итә алачакларына өмет белдерде.

Алдагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты турында сүз чыккач, Мэддисон Кини: “Без медальләр турында уйламыйбыз, бөтен игътибарыбызны без канәгать була алырлык яхшы чыгышка юнәлтергә телибез”, - дип билгеләп узды.

Украина спортчылары Виктория Кесарь һәм Анна Письменская бронза призер булдылар (273,60 балл). “Медаль белән канәгатьбез, барысының да шанслары бар, ләкин өстендә эшләргә кирәк җирләр бар әле. Чистарак сикерәсе һәм синхронлылык өстисе иде”, - дип билгеләп узды алар журналистлар белән аралашканда. Спортчы кызларны алда өч атнадан соң узачак милли чемпионат көтә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар