Кытай спортчылары Казанда икенче алтын медаль яулады

Кытай спортчылары Казанда икенче алтын медаль яулады

10 Май 2019 - 12:21
Спорт Басма өчен версия

Россиянең суга сикерүчеләре Александр Бондарь һәм Виктор Минибаев Казанда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясе этабының 10 м лы каланчадан синхрон сикерүләрдә көмеш медаль яуладылар. Алты раунд эчендә Россия атлетлары 403,02 балл җыйдылар. 

“Чыгышым белән бик канәгать түгел, ул уртача чыгыштан түбәнрәк иде, барлык сикерүләрдә дә хаталар бар, өстендә эшләргә кирәкле нәрсәләр бар, - дип бәяләде чыгышын Виктор Минибаев. – Без хәзер эшлибез, күнекмәләр ясыйбыз, өстебезгә күп нәрсә йөкләнелгән, шуңа күрә бүген бик яхшы сикерүләр көтәргә кирәкми. Хәзер сезон уртасы, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнергә әле вакыт бар”. “Без генә түгел, безнең көндәшләребез дә хаталар ясады, күбесе безнең кебек йөкләнеш астында”, - дип өстәде ул. Спортчы Дөнья сериясенең барлык этапларында да катнашуы турында сөйләде, шуңа күрә киләсе атнада ул Лондонда узачак соңгы этапта чыгыш ясаячак. “Бүген кич тренерлар белән чыгышыбыз хакында сөйләшәчәкбез, хаталар өстендә нинди эш башкарырга кирәклеге билгеле булачак”, - дип билгеләп үтте Виктор Минибаев. 

Җиңүне 444,18 балл җыйган Кытай спортчылары Ян Хао һәм Лянь Цзюньцзе яулады.

Призерлар өчлегенә шулай ук британияле Томас Дейли һәм Мэтью Ли керде (395,82 балл).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар