Казанда суга сикерү буенча Дөнья сериясенең беренче медальләрен уйнаттылар

Казанда суга сикерү буенча Дөнья сериясенең беренче медальләрен уйнаттылар

10 Май 2019 - 12:18
Спорт Басма өчен версия

Казанда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясе старт алды. Ярышлар программасын спортчы кызларның 10 м лы каланчадан синхрон сикерүләре ачты. Россия дуэты Юлия Тимошинина һәм Екатерина Беляева, 292,20 балл җыеп, “бронза” яулады.

“Без үзебезнең чыгышыбыз белән канәгать, бездән үзебезнең сикерүләребезне яхшы башкарып чыгу таләп ителде. Минем соңгы сикерүем килеп чыкмады, Катяның барысы да килеп чыкты кебек. Дөнья сериясенең 5 этабыннан без монсында гына чыгыш ясыйбыз, һәм безнең медаль яулаубыз - яхшы нәтиҗә”, - дип сөйләде Юлия Тимошинина чыгыш ясаганнан соң. “Иң катлаулысы курку, дулкынлануны җиңеп чыгу иде, - дип билгеләп үтте Екатерина Беляева. – Без кем белән көрәшәчәгебезне, барысының да көчле икәнен белдек, алар белән беренче тапкыр очрашмыйбыз”.

Алда спортчыларны Россия чемпионаты көтә, аның нәтиҗәләре буенча Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына баручы җыелма составы билгеләнәчәк.

Җиңүне кытай спортчылары Чэнь Юйси һәм Юань Хаоянь яулады (338,70 балл). Икенче урын КХДР вәкилләре Ким Ми Рэ һәм Джо Джин Мида (315,42 балл).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты 

Яңалыклар