10 майда Казанда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясе старт ала

10 майда Казанда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясе старт ала

8 Май 2019 - 14:07
Спорт Басма өчен версия


10-12 май көннәрендә Казанда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясе узачак. Татарстан башкаласы өчен бу ярышлар традициягә әйләнде һәм монда бишенче тапкыр узачак.

Казан этабы быелгы Дөнья сериясенең дүртенчесе булачак – турнир Япониядә старт алды, шулай ук этаплар Кытайда, Канадада үтте. Казаннан соң ярышлар Бөекбританиядә узачак. 

Суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясе менеджеры Мелани Бэк журналистлар белән очрашуда билгеләп үткәнчә, әлеге ярышлар халыкара федерация эгидасы астында инде 12 ел үткәрелә. Дөнья сериясе суга сикерү буенча иң дәрәҗәле халыкара ярышлар исемлегенә керә һәм дөньяның иң яхшы атлетларын җыя. Быелгы турнирда 15 илдән килгән 82 спортчы катнашачак. Эксперт сүзләре буенча, ярышлар 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарына квалификация турниры алдыннан әзерлек этабы булачак. 

Дөнья сериясенең дүртенче этабы алдыннан суга сикерү буенча FINA техник комитеты рәисе урынбасары Башар Аль-Саффар спортчыларга уңышлар, тамашачыларга кызыклы ярышлар теләде. Ярышлар оештырган өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Россиянең суга сикерү федерациясенә рәхмәтен белдерде. 

Суга сикерү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Татьяна Моисеева үз чиратында, 12-28 июль көннәрендә Көньяк Кореяда узачак су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты командалар өчен бик мөһим старт булачак дип искәртеп узды. Аңа карамастан, Дөнья сериясе этабы Россия спортчылары өчен әзерлек булачак. “Без монда үз көчләребезне тикшерәбез, нинди хаталарыбыз бар, нәрсә өстендә тагы эшләргә кирәклеген күрәчәкбез. Шуңа күрә бу старт бик кирәк”, - дип билгеләп үтте Татьяна Моисеева. 

Ярышлар Су спорты төрләре сараенда узачак. Объект FINA халыкара йөзү федерациясе таләпләренә туры килә һәм спортчылар монда үзләрен үз өйләрендә кебек хис итә, дип ассызыклады “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич. 

Ул журналистларның исенә Казанда FINA Су спорты төрләрен үстерү үзәге эшләвен төшерде. “Ел башыннан бирле монда йөзү программасы буенча стипендиатлар шөгыльләнә, бүген суга сикерү программасы башланды, - дип аңлатты Ранко Тепавчевич. – Казан Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Токиодагы Олимпия уеннарына әзерләнүче спортчыларны кабул итә. Бездә 7 стипендиат планлаштырыла – Литвадан, Сальвадордан, Ираннан, Мисырдан. Якынча 30 ил вәкиле әлеге программа буенча Казанга килергә теләкләрен белдерделәр. Шуңа күрә без ярышларга гына әзерләнмибез, ә дөньяның төрле почмакларыннан килгән спортчыларны кабул итәбез һәм су спорты төрләре үсешенә ярдәм итәбез”. “FINA Казанны сайлады. Бу халыкара федерациянең иң югары бәясе. Бу безгә карата ышаныч турында сөйли”, - дип өстәде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар