ГТО фестивале нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы хезмәт коллективы булым “Росатом” компаниясе коллективы танылды

ГТО фестивале нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы хезмәт коллективы булым “Росатом” компаниясе коллективы танылды

29 Апрель 2019 - 12:12
Рәсми хроника
  • ГТО

25 апрельдә хезмәт коллективлары арасында узучы икенче ГТО Фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрнең исемнәре Сочида узган ябылу тантанасы барышында аталды. Өч ярыш көне йомгаклары буенча иң югары нәтиҗәләрне “Росатом” дәүләт корпорациясе, «Роснефть» нефть компаниясе ААҖ һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ күрсәтте.

«Сайлап алу турын үтеп, фестивальгә килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Сез үзегезнең шәхси үрнәгегез белән хезмәттәшләрегезне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәсез. Былтыр бездә 8 команда катнашты, быел катнашучылар саны 2,5 тапкыр артты. Бу яхшы нәтиҗә, эшне киләсе елда дәвам итәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте катнашучы командаларга Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау департаменты директоры Валерий Корж бүләкләү тантанасында.

Һәр команда составына ГТО комплексының VI-IX яшь баскычларына туры килүче 8 катнашучы керде. Фестивальдә катнашуның мәҗбүри шарты – предприятиедәге 6 айдан ким булмаган эш стажы иде.

“Узган елны без чемпионнар була алмадык, шуңа күрә ел дәвамында тырышып әзерләндек. Җыелма составына кергәннән соң да, сменалы эш графигына карамастан, һәр көн күнекмәләр ясадык. Әзерлек вакытында бер-беребез белән якынайдык, һәм фестивальгә бердәм команда буларак килдек. Түземлек һәм команда рухы безнең җиңүнең нигезе булды – нормативларны үтәгән вакытта һәрберебез өчен җан аттык һәм кайгырдык. Спорт белән актив шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез, фестиваль хакында хезмәттәшләребезгә дә сөйләячәкбез. Күчеп йөрүче ГТО Кубогы киләсе елда да бездә калсын өчен барысын да эшләячәкбез!” – дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән “Росатом” командасы җитәкчесе Светлана Петрачина бүләкләр тапшырылганнан соң.

Җыелган баллар суммасы буенча VI яшь баскычында шәхси зачетта җиңүче булдылар:

– Кононов Дмитрий, Подольск шәһәре белем бирү үзәге;

– Афанасьева Надежда, «Металлоинвест» ХК» ААҖ.

VII яшь баскычының шәхси зачетында җиңүче булдылар:

– Ершов Игорь, «Аксион-холдинг» Ижевск мотозаводы» АҖ;

– Бабина Ольга, «Металлоинвест» ХК» ААҖ.

VIII яшь баскычының шәхси зачетында җиңүче булдылар:

– Кузь Юрий, «Роснефть» НК;

– Патокова Варвара, «Россия тимер юллары» ААҖ.

IX яшь баскычының шәхси зачетында җиңүче булдылар:

– Ильясов Рагин, «Роснефть» нефть компаниясе;

– Чурилова Алла, “Росатом” дәүләт корпорациясе.

Тантана кысаларында ГТО алтын аерымлык билгесе белән беренче фестиваль катнашучысы, VIII яшь баскычының шәхси зачетында җиңгән Юрий Кузь, «Роснефть» НК хезмәткәре бүләкләнде. Юрий “электрон коралдан ату” нормативы буенча фестиваль рекордын куйды, ә аның хатыны Диана бер минут эчендә 67 тапкыр пресс ясап, бу күнегүләрдә иң яхшысы булды. ГТО аерымлык билгесе туган көн бүләгенә әйләнде - Юрий Кузьга 45 яшь тулды.

Икенче Фестиваль йомгаклары бенча Россиянең Хезмәт һәм Спорт министрлыклары илнең мөмкин кадәр күбрәк предприятие һәм оешмаларын җәлеп итеп, мондый ярышларны үткәрүне дәвам итү хакында килештеләр. Фестиваль «Юг Спорт» ФДБУ базасында һәм Сочида узучы Бөтенроссия хезмәт атналыгының спорт программасында “теркәлү” алды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар