Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе янәдән Казанда!

Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе янәдән Казанда!

25 Апрель 2019 - 17:53
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

10-12 май көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы узачак.

Әлеге ярышлар Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үтәчәк. Беренче тапкыр иң яхшы сикерүчеләр Казанга 2015 елда – Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан килделәр. Шул вакыттан бирле ел саен Дөнья сериясенең бер этабы Казанда уза. Быел турнирда 15 илдән килгән 82 спортчы катнашачак.

Суга сикерү буенча дөнья сериясе – FINA эгидасы астында узучы уникаль турнир, ул ярышлар һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы булып тора. Дөнья сериясе 3 ил – Бөекбритания, Кытай һәм Мексиканың милли федерацияләре тарафыннан оештырылган. Соңрак аларга Канада, Катар, Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кушылган. Ярышларда суга сикерүчеләрнең иң яхшылары – Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм дөнья кубоклары җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

2019 елда суга сикерү буенча дөнья сериясенең 5 этабы узачак. Казаннан тыш, этапларны Сагамихара (Япония, 1-3 март), Пекин (Кытай, 7-9 март), Монреаль (Канада, 26-28 апрель), Лондон (Бөекбритания, 17-19 май) кабул итәчәк. Һәр этапның программасына ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан индивидуаль һәм синхрон сикерүләр, шулай ук 3 метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан катнаш синхрон сикерүләр керә.

Ярышларга билетлар инде сатуда. Аларны онлайн-режимда билет операторы сайтында һәм ярышлар вакытында Су спорты төрләре сарае кассаларыннан алырга мөмкин.

ММЧ вәкилләре өчен ярышларга аккредитация 2019 елның 8 маена кадәр узачак. Аккредитация алу өчен сайтта теркәлергә һәм заявка калдырырга кирәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар