Синхрон йөзү буенча ярышлар Россиялеләрнең катнаш ирекле программадагы җиңүләре белән тәмамланды

Синхрон йөзү буенча ярышлар Россиялеләрнең катнаш ирекле программадагы җиңүләре белән тәмамланды

21 Апрель 2019 - 18:27
Спорт Басма өчен версия

Катнаш ирекле программа 19 апрельдән Су спорт төрләре сараенда узучы синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабының ахыргысы булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынны, 92,5333 балл туплап, Россия синхрончылары яулады.

Мәскәү командасы составында – Антонина Базлова, Ксения Худякова, Екатерина Коссова, Ксения Ладная, Елизавета Минаева, Валерия Нестерова, Олеся Платонова, Полина Соловьева, Софья Титова, Арина Жаворонкова, Татьяна Гайдай һәм Елизавета Полякова.

“Бу бик киеренке көн иде, һәрберсе борчылды, әмма алар булдырып чыга алдылар, нәрсә кирәк, шуны башкардылар. Кечкенә хаталар бар, алга таба алар өстендә эшләячәкбез. Программа яңа, катлаулырак, без аны 2,5 ай әзерләдек, икеләтә авыр һәм җаваплы булды, - дип сөйләде җиңүче кызлар. – Тренерлар мактадылар, без дә канәгать, һәрберебез үз эшен 100% үтәде”.

Белоруссия җыелмасы “көмеш” яулады (81,8000 балл), өченче урында Венгрия җыелмасы (79,2667).

Белоруссия командасы вәкилләре Вита Привезенцева, Александра Высоцкая һәм Валерия Волосач ярышлардан соң барысы да, аерым алганда, тотып тору элементлары килеп чыкмавы турында белдерделәр. “Без бу номерны беренче тапкыр күрсәттек, аны октябрьдән бирле әзерләдек. Хәзер тренерлар белән нәрсәне яхшыртырга, нәрсәне үзгәртергә мөмкин икәнлеге турында фикер алышачакбыз, - дип сөйләде алар. – Бездә яңа состав, бер-беребезне яхшырак аңлар өчен безгә бергә күбрәк эшләргә кирәк”.

“Бу соңгы чыгыш, без хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Әлбәттә, кечкенә хаталар бар иде, әмма без канәгать”, - дип билгеләп уздылар үз чиратында Венгрия вәкилләре.

Россия чемпионатының мактау пьедесталындагы барлык урыннарны Мәскәү командалары алды. Икенче урын Мәскәү-1 командасында (87,8000 балл), аның составында Анастасия Бахтырева, Елена Бердникова, Александра Быкова, Екатерина Игнатьева, Софья Козлова, Милена Маретич, Кристина Ромашова, Софья Сметанина, Кристина Таганкина, Карина Ташагаджиева, Мария Немчинова, Елизавета Прядкина.

Мәскәү-2 командасы бронза призер булды (86,4333 балл): Виктория Боева, Светлана Федорова, Алина һәм Кристина Гербер, Мария Карликова, Мария Крючкова, Ирина Рыкованова, Елизавета Сергеева, Ева һәм Майя Зотова, Ольга Крицая, Карина Мелкомова.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Яңалыклар