Россия синхрончылары Казандагы дөнья сериясе этабында тагы бер җиңү яуладылар

Россия синхрончылары Казандагы дөнья сериясе этабында тагы бер җиңү яуладылар

21 Апрель 2019 - 13:52
Спорт

Бүген Казанда синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе этабы тәмамлана. Су спорт төрләре сараенда беренче булып акробатик төркемнәр чыгыш ясады. Җиңүчеләр булып Россия синхрончылары танылды. Шуны искәртергә кирәк, быелдан «хайлайт» дисциплинасы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына кертелгән. Ике минутлык программа үз эченә кимендә 4 мәҗбүри акробатик типтагы элемент алырга тиеш.

Составында Наталья Дергачева, Анна Ефремено, Алисә Голубева, Екатерина Голубева, Полина Иванова, Эвилина Павленко, Анна Павловская, Яна Преснякова, Карина Шәйдуллина, Любовь Смирнова, Елизавета Павлова һәм Маргарита Перебейнос булган Санкт-Петербург командасы 85,4667 балл җыйды. 

Казахстан җыелмасы дөнья сериясе этабының көмеш призеры булды (80,7000), Венгрия синхрончылары “бронза” яулады (79,7333).

Дөнья сериясе этабы белән берләштерелгән Россия чемпионатындагы икенче урынны Мәскәү спортчылары яулады (85,3667 балл). Өченче урынны Татарстан җыелмасы алды (81,1000 балл).

Татарстан синхрончылары сөйләвенә караганда, үз стеналарда чыгыш ясавы җиңелрәк булган: “Безнең туганнарыбыз һәм якыннарыбыз килделәр, безнең өчен җан аттылар. Без лаеклы чыгыш ясадык, еллык хезмәтебезнең барысын да күрсәттек. Бу старт безнең өчен бик мөһим иде”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар