Александр Мальцев һәм Майя Гурбанбердиева синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабында техник программада җиңү яуладылар

Александр Мальцев һәм Майя Гурбанбердиева синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабында техник программада җиңү яуладылар

19 Апрель 2019 - 21:45
Спорт Басма өчен версия

Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты белән берләштерелгән FINA Дөнья сериясе этабының беренче көне Россия спортчыларының тагы ике җиңүе белән тәмамланды - Александр Мальцев һәм Майя Гурбанбердиева микст-дуэтларның техник программасында җиңделәр, ә Россия җыелмасы төркемнәрнең техник программасында иң көчлесе булды.

Майя Гурбанбердиева һәм Александр Мальцев 89,8181 балл җыйдылар. “Тулаем алганда, чыгыш ясавы җиңел булды. Күнекмәләрдә авыррак иде”, - дип уртаклашы кичерешләре белән спортчы чыгыштан соң. Казан тамашачылары һәм жюри суда танго күрделәр – бу программа белән дуэт узган елның августында Глазго шәһәрендә узган Европа чемпионатында чыгыш ясаган һәм җиңү яулаган иде. “Бу дәртле бию, матур, кызыклы. Глазгодагы ярышларның беренче көнендә тотып тору элементларын күп ясарга ярамый, берәү генә рөхсәт ителә дигәннән соң, программада үзгәрешләр булды. Ярышларга ярты сәгать кала безгә 4 тотып тору элементын алыштырырга туры килде. Бу ярышлар алдыннан программада берни дә үзгәртмәдек”, - дип сөйләде Александр Мальцев.

Дөнья сериясе этабында микст-дуэтлар арасында икенче урынны Кытай дуэты Ши Хаоюй һәм Чжан Яи алды (82,9349 балл). Испаниялеләр Фернандо Диас дель Рио һәм Беатрис Кастано (74,3859 балл) бронза призер булдылар.

Россия чемпионатында Мәскәү өлкәсеннән Кристина Аверина һәм Михаил Васильев (82,9413 балл), татарстанлылар дуэты Анна Гордеева һәм Артур Коршунов (72,5055 балл) призер булдылар.

Беренче ярыш көне программасын төркемнәр чыгышы япты. Техник программада, 95,3411 балл туплап, Россия синхрончылары иң яхшылары булдылар. Икенче урынны Белоруссиядән килгән спортчылар алды (83,4736 балл). Дөнья сериясе этабы өчлеген Венгрия командасы япты (78,4414 балл).

Чемпионатның призлы урыннары түбәндәгечә бүленде: беренче урын Санкт-Петербург командасында (84,9964 балл), икенчесе – Мәскәү командасында (84,5767 балл), өченче урын – Мәскәү өлкәсе синхрончыларында.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар