Светлана Ромашина: «Спортка Казанда кайтуыма шатмын»

Светлана Ромашина: «Спортка Казанда кайтуыма шатмын»

19 Апрель 2019 - 21:16
Спорт Басма өчен версия

Бүген Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты белән берләштерелгән FINA Дөнья сериясе этабында биш тапкыр Олимпия чемпионы, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Светлана Ромашинаның тәнәфестән соң триумфларча кайтуы булды. Ярышларның беренче көнендә Светлана Колесниченко белән дуэтта алар техник программа тәкъдим иттеләр һәм иң яхшылары булдылар.

Журналистлар белән әңгмәдә Светлана Ромашина зур спортка кайтуына шат икәнен белдерде. “Тулаем алганда, мин чыгышым белән канәгать. Спортка Казанда, Россиядә, үзебездә кайтуыма бик шат. – диде ул журналистларга. – Әнинең карарга килә алуы икеләтә шатлык”. “Моны триумфаль чыгыш дип әйтергә мөмкин, чөнки без биредә Света белән 6 ел элек Россия чемпионатында беренче тапкыр бергә чыгыш ясаган идек. Безнең өчен бу дөньяга символик чыгу, һәм, минемчә, бу барып чыкты”, - дип өстәде мәшһүр спортчы.

Светлана Ромашина ике ел күнекмәләр белән шөгыльләнмәгән. “Гомумән, мин тагы да начар, тагы да авыррак булыр дип көттем, - дип билгеләп үтте спортчы. – Барысы да җиңел дип әйтә алмыйм. Тулаем алганда, мин үзем, үземнең физик формам белән канәгать. Күнекмәләрдән кайткач авыррак, өйдә эш бар - төп эшем. Мин әни, һәм берни эшләп булмый. Өйдән чыгып китүе авыр, йөрәк өзгәләнә, ләкин бу минем эшем”.

Синхрон йөзүче әзерлек гадәттәгечә бармавы хакында сөйләде: “Без апрельдә чыгыш ясарга күнекмәгән, чөнки май аеннан да иртәрәк чыгыш ясамыйбыз, кайвакыт бу июньдә дә була. Әлегә хәлебездән килгәннең барысын да эшләдек”, - дип ышана спортчы.

Дуэтның кире кушылганына Олимпия чемпионы, күп тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Светлана Колесниченкода да шатлык хисләре ким түгел: “Светаны мин бик көттем, һәм хәзер чиксез шат. Ул профессионал, аның артыннан барасы килә. Ул миңа булыша торган моментлар күп”.

Тамашачылар бүген күргән программа яңа. “Ул динамик, техникасы ягыннан катлаулы һәм кызыклы. Барысы да бәяләгәндер дип уйлыйбыз”, - дип билгеләп үттеләр синхронистлар.

Иртәгә Россия дуэты ирекле программа белән чыгыш ясаячак. “Без 2015 елда чыгыш ясаган «Инопланетяне» программасын тәкъдим итәчәкбез. Без аны катлауландырдык һәм тышкы яктан үзгәрттек. Бу су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында яңа программа булачагын исәпкә алып эшләнгән. Интрига калсын”, - дип сөйләделәр спортчылар.

Светалана Колесниченконың иртән техник программа белән соло чыгыш ясаганын билгеләп үтәргә кирәк. “Мин соло чыгыш белән канәгать, һәрвакыт омтылырга җирлек бар, 10 баллдан 7 итеп бәяләр идем”, - дип уртаклашты ул. “Света булдыра, техник солоны ирекле программага караганда иртәрәк әзерләргә, аңа күбрәк көч түгәргә туры килә. Ул тагы да зур йөкләнеш астында эшли», - дип билгеләп үтте С. Ромашина.

Пресс-конференциядә спортчылар ярышларның югары дәрәҗәдә узуы өчен оештыручыларга, шулай ук елның 300 көнен алар белән үткәрүче тренерларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Дуэт тренеры Татьяна Данченко үз чиратында: “Мин кызларның эшеннән канәгать. Программаны тагы азрак эшләп бетерергә кирәк, җитдирәк әзерләнәчәкбез. Шундый рухта дәвам итәргә”, - дип билгеләп үтте.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Яңалыклар