Татьяна Покровская: «Казан – безнең өчен бәхетле шәһәр»

Татьяна Покровская: «Казан – безнең өчен бәхетле шәһәр»

19 Апрель 2019 - 18:09
Спорт Басма өчен версия

Сентябрьдә Казанда Татьяна Покровская исемендәге синхрон йөзү мәктәбе ачылачак, ә синхрон йөзү буенча Россия җыелмасының мәшһүр тренеры үзе һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты WorldSkills 2019 илчесенә әйләнде. Бу хакта Су спорт төрләре сараенда узган пресс-конференциядә билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда синхрон йөзү буенча FINA Дөнья сериясе һәм Россия чемпионаты старт алды.

Пресс-конференциядә Россиянең синхрон йөзү Федерациясе президенты Алексей Власенко, FINA техник делегаты, синхрон йөзү буенча FINA техник комитеты рәисе Лиза Шотт, Россия җыелмасының баш тренеры Татьяна Покровская, синхрон йөзү буенча тренер Татьяна Данченко, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы синхрон йөзү федерациясенең Попечительләр советы рәисе Ольга Павлова, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, «Ростех» дәүләт корпорациясенең индустриаль директоры Сергей Абрамов, шулай ук спортчылар катнашты. Шулай итеп, журналистлар белән очрашуга ярышларның беренче көне триумфаторлары, Олимпия уеннары чемпионнары Светлана Ромашина һәм Светлана Колесниченко, Италия җыелмасы әгъзасы Линда Черутти, Австрия җыелмасы спортчылары – бертуган Александрилар, Кытай җыелмасының тренеры килгән иде.

Ярышларда катнашучылар FINA дөнья сериясе этабын оештыручыларга һәм Татарстан җитәкчелегенә әзерлек һәм ярышларның югары дәрәҗәдә узуы өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Аерым алганда, Алексей Власенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка суга сикерү һәм синхрон йөзү үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Ярышлар дәрәҗәсе дөньяда иң яхшысы», - дип ышана Россиянең синхрон йөзү федерациясе президенты.

FINA техник делегаты, синхрон йөзү буенча FINA техник комитеты рәисе Лиза Шотт үз чиратында, Россиянең синхрон йөзү Федерациясе Россия спортчыларының чыгышлары да, ярышларны оештыру ягыннан да иң яхшыларның берсе дип уйлавын ассызыклады. “Сез бүгенге көн йолдызлары. Зур түземсезлек белән сезнең алдагы чыгышларыгызны һәм нәрсә күрсәтәчәгегезне көтәм”, - диде Лиза Шотт, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Россия җыелмасының баш тренеры Татьяна Покровская Казанга мәхәббәтен белдерде. “Без бу гүзәл шәһәрне, безнең өчен җан атарга килгән тамашачыларны бик яратабыз. Дөнья чемпионаты күптән түгел генә узган иде кебек, әмма минем фикеремчә, ул шундый итеп үткәрелгән иде, ә тамашачылар безнең өчен (безнең өчен генә түгел) шундый итеп җан аттылар, һәм без Татарстанны яраттык. Монда спорт турында кайгырталар, һәм бу сизелә, - дип билгеләп узды Татьяна Покровская. – Заманча спорт корылмалары саны буенча да, һәм елдан ел бу гүзәл спорт сарайларна күбрәк бала килү буенча да. Бу бик шәп, димәк, балалар урам белән белән мавыкмыйлар, эш белән шөгыльләнәләр. Җитәкчелек, беркайда да булмаган кебек, спорт турында уйлый һәм кайгырта, чөнки Татарстан Республикасы Президенты үзе дә спортчы, һәм ул республика өчен нәрсә мөһим икәнен белә".”

Дөнья сериясе этабына тәкъдим ителгән спортчылар турында сөйләгәндә, Покровская Россия җыелмасының тулы составта килүен ассызыклады. Шулай итеп, соло техник программада “алтын” яулаган Светалана Колесниченко чыгыш ясады, техник һәм ирекле программа белән Светлана Ромашина һәм Светлана Колесниченко дуэты чыгыш ясаячак. Сүз уңаеннан, бүген алар техник программада җиңү яулады. Катнаш дуэт ярышларында (техник һәм ирекле программалар) Александр Мальцев һәм Майя Гурбанбердиева катнашачак. Шулай ук техник һәм ирекле программалар белән составында Мария Шурочкина, Марина Голядкина, Алла Шишкина, Влада Чигирева, Полина Комар, Анастасия Архиповская, Вероника Калинина, Варвара Субботина, Майя Дорошко, Михаела Каланча булган төркем чыгыш ясачак.

“Без “алтын” сериянең былтыр безнең илдә булып китүенә бик шат. Хәзер бу ярышлар Казанда даими узачак һәм, минем уйлавымча, киләсе елда алар тагы да күбрәк катнашучы җыячак, - дип билгеләп узды Татьяна Покровская. - Кызганыч, без кайбер көндәшләребезне күрмәдек. Алар белән очрашырга сәбәп булыр әле дип уйлыйм.”

“Казан безнең өчен бәхетле шәһәр: Универсиадада безнең команда беренче урынны алды, 2015 нче елгы дөнья чемпионатында да беренче урын. Соңгы тапкыр түгел дип өметләнәбез”, - дип йомгаклады Россия җыелмасының баш тренеры.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар