Колесниченко һәм Ромашина FINA Дөнья этабында техник программада җиңү яуладылар

Колесниченко һәм Ромашина FINA Дөнья этабында техник программада җиңү яуладылар

19 Апрель 2019 - 16:09
Спорт Басма өчен версия

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда FINA Дөнья сериясе этабы һәм синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Ярышлар соло техник программадан башланды. Җиңүне 92,8144 балл туплап, Россия синхронисты Светлана Колесниченко яулады. Исегезгә төшерәбез, Светлана 2016 елгы Олимпия уеннары һәм күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы.

Икенче урынны 86,2862 балл нәтиҗәсе белән тагы бер Россия спортчысы Алинә Мантуленко алды. Дөнья сериясе этабы “бронзасын” австрияле  Василики Александри яулады. Халыкара турнир белән берләштерелгән Россия чемпионатының өченче урыны Карина Шәйдуллинада (83,9590).

Ярышлардан соң Австрия спортчысы, барысы килеп чыкмаса да, үзенең чыгышы белән канәгать булуы турында сөйләде. Сүз уңаеннан, үзенең “Давыл”  композициясенә программасын ул ноябрьдән бирле әзерләгән.”Хәзер мин өченче урын алдым, ләкин яңа стартлар һәм яңа нәтиҗәләр булачак”, - дип билгеләп узды Василики Александри һәм киләсе атнада Токиодагы ярышларда (анда Дөнья сериясенең киләсе этабы узачак) катнашачагын, шулай ук алда Австрия чемпионаты һәм су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты икәнен өстәде.

Дуэтларның техник программасында җиңүне Россия синхронистлары Светлана Колесниченко һәм биш тапкыр Олимпия уеннары, һәм күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы булган Светлана Ромашина яулады. Аларның чыгышларын хөкемдарлар 96,1481 баллга бәяләде.

 “Көмеш” италиялеләр дуэтында - Линда Черрути һәм Констанца Ферро 89,8612 балл җыйдылар. Казандагы Дөнья сериясе этабының призерлар өчлеген  австриялеләр дуэты – Анна-Мария и Эйрини Александри (87,7417 балл) япты.

Россия чемпионатында икенче урынны Мәскәүдән Варвара Креопалова һәм Алена Матвиенко (87,2116 балл), өченче урынны Санкт-Петербургтан Алисә Голубева һәм Яна Преснякова яулады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Яңалыклар