Павел Колобков ГТО алтын аерымлык билгеләрен тапшырды

Павел Колобков ГТО алтын аерымлык билгеләрен тапшырды

10 Апрель 2019 - 13:09
Рәсми хроника

Бүген РФ спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы кысаларында ГТО алтын аерымлык билгеләрен тапшыру һәм “ГТО илчесе” статусын бирү тантана церемониясе узды. Церемониядә РФ спорт министры Павел Колобков һәм хатын-кызлар арасында индивидуаль зачетта ялгыз шуу буенча Олимпия чемпионы, ГТО Федераль Илчесе Аделина Сотникова катнашты.

ГТО алтын аерымлык билгеләрен ил төбәкләреннән килгән төрле яшьтәге 15 вәкил алды: суга сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, ГТО Федераль Илчесе Дмитрий Саутин, дин әһеле Иван Шабашов, пенсионер Мөхәрәм Ямбулатов, бертуган Шмелевалар - Алевтина, Анастасия һәм Надежда – аэробика буенча икенче спорт разряд ияләре, күп балалы ата, Краснодар крае Успенск үзәк район хастаханәсе баш табибы Карен Григорьев.

“Хәзерге вакытта ГТО комплексы тулы мөмкинлекләр линейкасын тәкъдим итә – үзең генә әзерләнүдән алып бөтенроссия фестивальләрендә һәм акцияләрендә катнашуга кадәр. Күптән түгел узган спорт буенча утырышта ГТО комплексын алга юнәлдерү мәсьәләсе күтәрелде, комплексның спорт өлеше буенча күп кенә кызыклы тәкъдимнәр ясалды. Мәсьәлә җиңел түгел, ләкин без аны чишәчәкбез”, - дип белдерде Колобков.

Олимпия чемпионы, Дөнья кубогы җиңүчесе һәм ирекле көрәш буенча өч тапкыр Европа чемпионы Вадим Богиевка, роуп-скиппинг буенча халыкара федерациянең I категорияле хөкемдары, И. С. Тургенев исемендәге Орел дәүләт университетының физик культура һәм спорт академиясе деканы Валерий Бойкога, Олимпия уеннары призеры, байдаркада һәм каноэда ишү буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы Олег Горобийга, Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионы Виталий Дунайцевка, йөзү буенча Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионаты көмеш призеры Станислав Лопуховка, Олимпия уеннары көмеш призеры, авыр атлетика буенча 15 тапкыр Европа чемпионы Валентина Поповага һәм Калуга өлкәсенең спорт министрлыгы каршындагы спорт ветераннары берлеге рәисе Михаил Кардополовка “ГТО Төбәк Илчесе” статусы бирелде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар