Хулио Маглионе: "Бүген Казан – Россиянең су спорты төрләре үзәге"

Хулио Маглионе: "Бүген Казан – Россиянең су спорты төрләре үзәге"

15 Апрель 2019 - 12:38
Рәсми хроника

14 апрель көнне халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе кабат Казанга килде. Килүнең сәбәбе 19-21 апрель көннәрендә Россиядә тәүге кат узачак синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабына әзерлек барышын һәм 2018 елның сентябрендә ачылган FINA Су спорты төрләрен үстерү үзәген тикшерүдә иде.

Визит барышында Хулио Маглионе FINA үзәге студентлары күнекмәләре узучы Су спорты төрләре сараенда булды. Хәзерге вакытта Үзәктә 7 илдән килгән студентлар өйрәнү уза: Кыргызстан, Молдова, Грузия, Латвия, Черногория, КХДР, Пакистан. Президент Үзәк спортчылары, баш тренер Гөлнара Гарипова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм Үзәк координаторы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич белән очрашты.

“Хәзерге вакытта монда бары тик йөзүчеләр генә шөгыльләнә, әмма тиздән аларга суга сикерүчеләр дә кушылачак. Барлык FINA үзәкләреннән монысы йөзүчеләр һәм сикерүчеләр күнекмәләре өчен дөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура тәкъдим итә алырлык бердәнбер үзәк”, - дип билгеләп үтте FINA президенты.

«Барысы да күнекмәләргә керештеләр. Группада җылы атмосфера урнашты, укучылар дуслашты, бу аларга яшәү һәм күнекмәләрнең яңа шартларына яраклашырга ярдәм итә. Укучыларда үзләренең нәтиҗәләрен яхшыртырга яхшы мотивация, һәм аларның игътибарын күнекмә процессыннан берни читкә юнәтми – монысы иң мөһиме!» - дип билегләп узды үз чиратында Азат Кадыйров.

Казан Үзәге өйрәнүче спортчыларга һөнәри үсеш өчен шартлар тәкъдим итә. Шуның өстенә Казанда булу аларга FINA эгидасы астында узучы ярышларда юл өчен өстәмә чыгымнарсыз һәм “өй” бассейнында катнашырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, Дөнья кубогы яисә Дөнья сериясе (Казанда ел саен үткәрелә).

“Тай FINA үзәге белән берлектә без тәҗрибә уртаклашу буенча еллык белем бирү программасын планлаштырдык. Әлеге программа кысаларында без монда Дөнья кубогының Казан этабы алдыннан уртак күнекмә җыеннары үткәрәчәкбез. Безнең Үзәкнең студентларына Тайландта урнашкан FINA укыту-күнегүләр базасында укучы 20 спортчы кушылачак. Соңрак программаның барлык катнашучылары да планетаның әйдәп баручы йөзүчеләре белән Дөнья кубогының Казан этабында катнашачак. Югары дәрәҗәдәге дөнья беренчелекләрендә катнашу мөмкинлеге – шулай ук безнең Үзәкнең белем бирү программасының бер өлеше”, - дип сөйләде Ранко Тепавчевич проектның киләчәк планнары хакында.

Шулай ук Казанның FINA үзәгендә ел саен стипендия программалары һәм FINА мәктәпләре кысаларында, әйдәп баручы дөньякүләм белгечләрне җәлеп итеп, тренерлар һәм рәсми затлар өчен курслар уздыру планлаштырыла. 18-21 апрель көннәрендә FINA үзәгенең белем бирү модуле кысаларында синхрон йөзү буенча тренерлар өчен семинар узачак, ахырда аның катнашучылары FINA сертификатлары алачак. Шул ук көннәрдә хөкемдарлар өчен FINA мәктәбе дә эшләячәк, һәм белем бирү нәтиҗәләре буенча алар квалификация имтиханы тапшырачак.

Исегезгә төшереп үтәбез, Казанның Су спорты төрләре үстерү үзәге 2018 елның сентябрендә, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе белән берлектә, Россия Федерациясе субъекты Татарстан Респуликасы (аның исеменнән Спорт министрлыгы чыгыш ясады) белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасыннан соң ачылды.

Казанның FINA үзәге FINA эгидасы астындагы башка укыту-күнегү комплекслары һәм үзәкләренә кушылды, алар арасында Дакардагы (Сенегал) FINA үсеше үзәге, шулай ук Пхукеттагы (Тайланд) «Таньяпура» (Thanyapura) спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм Женевада урнашкан (Огайо штаты, АКШ) SPIRE (SpireInstitute) институты бар.

Барлык үзәкләр дә төрле стипендия программалары һәм FINA үсеше программалары кысаларында эшли, һәм дөньяның төрле төбәкләреннән һәм континентларыннан килгән спортчыларны өйрәтүгә юнәтелгән.  Күптән түгел FINA суга сикерү буенча стипендия программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте, һәм монда Казан барлык милли федерацияләргә югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә алырлык  бердәнбер үзәк булып тора.

Операция эшләре һәм Үзәкнең эшчәнлеген оештыру зур чаралар, шул исәптән 2015 елдагы Су төрләре спорты буенча дөнья чемпионатын, ел саен үткәрелә торган суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этапларын, йөзү буенча дөнья кубогын үткәрү һәм Казанга синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе килүне үз эченә алган унъеллык тәҗрибәсенннән чыгып, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО га тапшырылган иде.

FINA үзәген булдыру Бөтендөнья Универсиадасы мирасы һәм Казандагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үсешенең логик дәвамы булды. Куәтле спорт инфраструктурасы һәм тәҗрибә шәһәргә Халыкара йөзү федерациясенең белем бирү үзәге булырга мөмкинлек бирә, аның өчен зур чаралар мирасыннан тиешле дәрәҗәдә файдалану, чараны оештырудан тыш, барлык су дисциплиналарының киләчәк үсеше өчен ярдәм һәм мәйданчык белән тәэмин алырлык илләр һәм дөнья шәһәрләре белән озак вакытлы хезмәттәшлекне җайга салу бик мөһим.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар