Татарстаннан 15 волонтёр 2019 елда Красноярскта узган кышкы универсиада нәтиҗәләре буенча бүләкләр алды

Татарстаннан 15 волонтёр 2019 елда Красноярскта узган кышкы универсиада нәтиҗәләре буенча бүләкләр алды

5 Апрель 2019 - 13:43
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Президент сараенда 2019 елдагы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадада катнашкан спортчылар һәм волонтерлар белән очрашты. Биш волонтер Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә ия булдылар. Шулай ук волонтерлык хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Рәхмәтләрен дә алдылар.

“Без Татарстанны дөньякүләм аренада тәкъдим итә торган тренерлар, спортчылар, шулай ук волонтерларыбыз белән горурланабыз. Әле алда безне күп җиңүләр көтәсенә ышанам. Сез алга таба да җанатарларыгызга онытылмаслык кичерешләр бүләк итүне һәм республиканың һәм гомумән илебезнең якты спорт казанышлары тарихын язуны дәвам итәрсез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов спортчыларга.

Kazan Volunteers хәрәкәте активисты Айдар Габдрахманов үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты: “Красноярскта узган универсиадада мин Бөекбритания җыелма командасы башлыгы атташесы идем. Минем тырышлыкларым иң югары дәрәҗәдә билгеләп узылуга бик шатмын һәм бик рәхмәтлемен. Волонтерлык юлым 2014 елдан башланган иде, шул вакыттан бирле тормышым волонтерлык һәм KazanVolunteers командасы белән тыгыз бәйләнде. Шушы вакыт эчендә мин үземә шулкадәр күп файдалы күнекмәләр, белемнәр тупладым. Бүген исә Рөстәм Нургалиевичтан Рәхмәт алдым. Минем өчен бу мөһим нәтиҗә һәм үсеш өчен яңа стимул. Рәхмәт, команда!”.

Красноярскта Татарстан волонтерлары төп позицияләрдә: милли делегацияләр атташесы, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) гаиләсе атташесы, функцияләр супервайзерлары, спорт программасы волонтерлары, волонтер-медиклар, беркемә хезмәте волонтерлары буларак хезмәт куйдылар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Красноярск 2019 дирекциясе” КБАО махсус килешү кысаларында Татарстан Республикасыннан волонтерлар командасын әзерләү өлешендә тыгыз хезмәттәшлек иттеләр. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча делегация составына 50 кеше керде. Татарстаннан беренче ирекле ярдәмчеләр Красноярскка 2019 елның 19 февралендә киттеләр, ә аларның стажировкалары исә 15 мартта төгәлләнде. Волонтерларның стажировкасы ТР Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар